Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» X Халыкара икътисади саммитының пленар утырышында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» X Халыкара икътисади саммитының пленар утырышында катнашты

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit» X Халыкара икътисади саммиты ачылды, ул 12 майга кадәр дәвам итә. Форумның ачылыш тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Пленар утырышка кадәр ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин белән RUSSIA HALAL EXPO хәләл индустриясе Халыкара күргәзмәсен карады.

Саммитның пленар утырышы Татарстан мөселманнары Диния назәрәте  рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның дога укуы белән башланып китте.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Казан саммитында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләү сүзен укыды. Илбашы ассызыклаганча, Россия саммитта катнашучы илләрнең халыкара икътисадый мөнәсәбәтләрнең гаделлек, тигезлек һәм үзара файдалы булуга нигезләнүен хуплый.

"Илебез һәм ислам дөньясы илләре белән конструктив партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба да үстерү яклы булуыбызны раслыйсы килә, – диелгән телеграммада. – Әлеге контекстта без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме эшенә аеруча игътибар итәбез". 

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләгәнчә, Казан Россия һәм аның төбәкләренең мөселман илләре белән икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтүгә берләштерүче мәйдан булып тора. 

Ул ассызыклаганча, әлеге эштә РФ Президенты Владимир Путин бик ярдәм итә, илебез белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга аеруча игътибар белән карый. ТР Президенты шулай ук Россия Хөкүмәте, Федерация Советы, Дәүләт Думасы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм форумны оештыруда ярдәм иткән партнерларга рәхмәтен белдерде. 

"Татарстан бүген мөселман өммәте дөньясына тәрәзә ролен үти. Республикабыз – илебезнең алдынгы, сәнәгате үскән, инновацион төбәкләренең берсе һәм мөселман компанияләре, инвесторлары белән багланышлар өлкәсендә әйдәп баручы төбәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, KazanSummit форумында 50дән артык ил вәкиле катнаша. Былтыргы саммиттан бирле мөселман илләре белән ислам финанслары һәм хәләл индустрия өлкәсендә хезмәттәшлек эше актив рәвештә дәвам ителде. "Соңгы бер елда күп санлы очрашулар узды. Уртак икътисадый проектлар буенча килешүләргә ирешеп булды. Болгар ислам академиясе ачылды. Хәләл индустрияне үстерү буенча эш төркеме төзелде. Россиядә партнерлык банкингы һәм шуңа бәйле финанс хезмәт күрсәтү буенча юл картасы гамәлгә ашырыла", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге саммитның үзәк темасы – хәләл тормыш рәвеше. "Хәләл – ул азык-төлек һәм хезмәт күрсәтү генә түгел, ә сыйфатлылык билгесе булуын күрсәтәсебез килә. Бу инвестицияләр өчен бик тиз үсеп баручы өлкә, - дип билгеләде ТР Президенты. - Алдынгы дөнья компанияләре мөселман базарларында бизнеслары өчен үсеш мөмкинлеген күрә. Әлеге тенденцияләрне икътисадый стратегияләрдә исәпкә алырга кирәк". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан форум кысаларында партнерлык финанславын гамәлгә кертү тәҗрибәсен күрсәтергә, үсеш мөмкинлекләре турында сөйләшергә әзер. 

Пленар утырышта шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ерболат Досаев, Россия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам үсеш банкы төркеме вице-президенты Закир Икбал һәм башкалар катнашты. 

ТР Президенты Матбугат хезмәте язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Легендар "Волга" ГАЗ-21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.