Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Казанга Россия Куркынычсызлык Советы Сәркатибе Николай Патрушев килде

Казанга Россия Куркынычсызлык Советы Сәркатибе Николай Патрушев килде

Казанга Россия Куркынычсызлык Советы Сәркатибе Николай Патрушев эшлекле сәфәр белән килде."Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Куркынычсызлык Советы Сәркатибе Айрат Шәфигуллин, Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко һәм башка рәсми затлар каршылады.

Эшлекле сәфәр кысаларында Николай Патрушев берничә очрашу уздыруны планлаштыра.

Моннан тыш, Россия Куркынычсызлык Советы сәркатибе Казанда “Баскет-холл”да узачак волейбол буенча Чемпионнар лигасының “Дүрт җиңүче финалы” матчын карарга җыена.

Николай Патрушев шактый еллар Бөтенроссия волейбол федерациясен җитәкләгән кеше, бүгенге көндә Бөтенроссия волейбол федерациясе күзәтчелек советы рәисе булып тора.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.