Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин һәр авыл җирлегендә, ким дигәндә, 2-3 кооператив булдыру бурычын куйды

Фәрит Мөхәммәтшин һәр авыл җирлегендә, ким дигәндә, 2-3 кооператив булдыру бурычын куйды

Бүген Буа районында авыл җирлекләре башлыклары өчен халыкның эшлеклелек активлыгын күтәрү мәсьәләсе буенча зональ семинар-киңәшмә узды.Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышка кадәр чарада катнашучылар Боерган авылында фермерлар эше белән танышты. Иң элек, атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Раил Хисамов фермасында булдылар. Алга таба кунаклар Гайнетдиновлар КФХсын карады. 1,5 млн сумлык грант алып, алар үзләре ферма төзегән. Миләүшә Гайнетдинова гаилә фермасында 119 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 35 савым сыеры исәпләнүен әйтте.

Киңәшмәдә Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин республикада авыл халкының кимүенә борчылуын белдерде.

“Татарстанда яшәүче  3 млн 700 мең кешенең авыл җирендә миллионнан кимрәге калуы – шөбһәле сигнал. Авыл халкы кими һәм картая. Шуңа авылларда социаль хезмәтләр үтемлелеге буенча тормыш дәрәҗәсен шәһәрнекенә кадәр күтәрү зарур. Авылларда эшлеклелек активлыгын арттыру актуаль бурыч булып кала. Ни өчен дигәндә, авылларда туган тел, традицияләр саклана. Бу безнең байлык", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул авылларда тормышны җанландыру максатыннан республикада 30 социаль программа тормшыка ашырылуын һәм бу мәсьәләдә Татарстанга Россиядә тиңнәр булмавын әйтте. Ул, шулай ук, район үзәкләрендә боз сарайлары төзелеше тәҗрибәсе белән дә Татарстанның башка төбәкләрдән алдынгы булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, быел республикада 28 авыл клубы, 10 башкарма комитет бинасы, 44 ФАП, 8 бассейн, 5 универсаль спорт залы, 133 спорт мәйданчыгы һәм модульле чаңгы базалары төзелеше ниятләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юламасында да бик катлаулы бурычлар куйганын искәртте. “Безгә, халкыбызны берләштереп, куелган бурычларны Хөкүмәт белән берлектә хәл итәргә кирәк. Байлыкларыбызны куллана алырлык юлларны табарга кирәк. Терлекчелекне күтәрү тагын да кыен мәсьәлә. Бик четерекле эш бу – терлекнең токымын сайлаудан малны чалуга, итне эшкәртүгә кадәр. Терлекчелек продукциясе керемле санала, аны эшкәртү предприятие һәм төбәкнең бюджетын тулыландыру өчен өстәмә финанс ресурслары бирә. Авыл хуҗалыгы секторында начар эшләмәсәк тә, яңа импульс белән алга барырга кирәк", - дип белдерде ул.

Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясе сату һәм эш урыннары булдыруның нәтиҗәле формасы итеп кооперацияне атарга була. Ул республикада 100 гә якын кооператив булуын, әмма тагын да арттырырга кирәклекне әйте. “Хәзер уртак кооперацияләрен булдыручы тәвәккәл кешеләр, сөтне сатып алу бәясен төшерергә тырышкан заводка түгел, ә алып китеп, якын-тирә шәһәрләргә сата. Күптән түгел Комлы Ковалда бакчамда да сөткә чират торуларын күрдем. Анда сөтне 35 сумнан саттылар. Без кооперативлар кирәклегенә инандык. Сезгә читтән килеп эшләмәсләр, үзегез оештырырга тиешсез",- диде.

Фәрит Мөхәммәтшин 2020 еда Татарстанда ТАССРның 2020 еллыгы бәйрәм ителәчәген искәртте. “Бу датага бүгеннән әзерләнә башлагыз. Үз авылың, районнар үсешенә гомерен багышлаган, күңелен биргән халкыңның тарихы турында сүз бара. Аларның кайда җирләнгәннәрен карагыз, каберләрен тәртипкә китерегез. Бу безнең бурыч. Советлар чорында үз җиренең патриотлары күп иде. Нәкъ менә алар без бүген эшли торган базаны булдырган", - диде. Ул, шулай ук, 2020 елда 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк кешеләрне дә барларга күрсәтмә бирде.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе  һәр авыл җирлегендә, ким дигәндә, 2-3 кооператив булдыру бурычын куйды.

"Мондый семинарларның нәтиҗәсен күрәбез. Беренчедән, бу аларны өйрәтү, бүгенге таләпләрне җиткерү мөмкинлеге. Авыл җирлекләре башлыкларының базар шартларын, мөмкинлекләрне аңлый торган кеше булуын телибез. Авылда эшлекле кешеләрнең активлыгын күтәрү зарур. Икенчедән, башлыклардан эш күрсәткечләре буенча сорауны арттырабыз, ни өчен дигәндә, Президент программалары белән республика бюджетыннан мөмкинлекләр арттырыла. Бу күпкырлы мәсьәлә, авылдагы халыкны саклап калып, эш белән тәэмин итеп, алар үстергән продукцияләрен шәһәрдә сатып, тормышларын уңайга салырга исәп. Районнарда, авылларда кооперативлар төзү мәсьәләсен күтәрдек. Элек бер генә - республика кулланучылар кооперациясе генә бар иде", - дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.