Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) беренче чакырылыш Югары Советы сайлануның 80 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин мөрәҗәгате

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) беренче чакырылыш Югары Советы сайлануның 80 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар! 2018 елның 26 июнендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) беренче чакырылыш Югары Советы сайланган көннән алып 80 ел вакыт үтте. Республика дәүләт хакимиятенең югары органы үз эшен, 1936 елның 5 декабрендәге Совет Конституциясенең хокукый нормаларына таянып, 1937 елда кабул ителгән ТАССР Конституциясе нигезендә башлап җибәрә. Идарә итүнең парламент рәвешен юридик раслау автономиянең дәүләти-хокукый нигезен ныгыту, аның оештыру бердәмлеген көчәйтү өчен зур әһәмияткә ия була.

Халык вәкиллегенең яңа органына сайлаулар яшерен тавыш бирү юлы белән гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә уза. 143 депутат сайлана, шул исәптән: 41 эшче, 52 колхозчы, 50 кеше ­– интеллигенция вәкиле  һәм хезмәткәрләр. ТАССР Югары Советы Президиумының беренче рәисе Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтов була. Моңа кадәр идарә рәвешеннән (Татарстан АССР эшче, крестьян һәм Кызыл Армия депутатлары Советларының съездлары һәм Үзәк башкарма комитеты) үзгә буларак, Югары Совет шул чор өчен зур вәкаләтләр ала. Депутатлар  халык хуҗалыгы планнарын, республика бюджетын раслыйлар. Дәүләт  хакимияте, идарәсе һәм хөкем органнары эшен оештыралар һәм контрольдә тоталар. Халыкларның мәдәни традицияләренә бәйле мәсьәләләрне чагыштырмача мөстәкыйль хәл итәләр.

ТАССР Югары Советы елъязмасы XX гасырдагы  тарихи чынбарлыкны тулысынча чагылдыра: 30 нчы еллардагы сәяси репрессияләр, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары, җимерек икътисадны торгызу һәм күтәрелеш чоры, бөтенсоюз дәрәҗәсендәге төзелешләр, гражданнарның активлыгы арту  һәм СССРның таркалуы. Шушы дәвердә халык алдында зур әхлакый абруйга ия булган халык вәкилләре вакыйгаларның үзәгендә кайный, “җәмгыятьне парламент тудыра, ә парламентны – җәмгыять “ дигән мәгълүм гыйбарәне үз эшләре белән раслый. Югары Совет тулы бер тормыш мәктәбенә  әверелә, республика өчен яхшы кадрлар чыганагы була. Монда дәүләт идарәсе буенча сәяси белем бирелә, җәмгыятьтә хокукый культура тәрбияләнә. Югары Совет эшләгән дәвердә сайланган 2440 депутатның социаль портреты  төрлечә. Алар арасында: фән һәм мәдәният әһелләре, хәрбиләр һәм министрлар, эшчеләр һәм колхозчылар, укытучылар һәм табиблар, предприятие директорлары һәм җәмәгать эшлеклеләре ...

Бүген, ТАССР Югары Советы үткән катлаулы, әмма тирән мәгънәле елларга күз салып, әлеге институтның хәзерге Татарстан дәүләтчелеге формалашудагы мөһим ролен аеруча ассызыклыйсым килә. Унике чакырылыш буена  125 сессиядә хәзерге Татарстан парламентаризмын үстерү өчен ныклы нигез салына.  

Дистәләгән еллар эчендә тупланган тәҗрибә  бары тик 1990 еллар чатында, ТАССР Югары Советының соңгы уникенче чакырылыш депутатларын беренче тапкыр альтернатив нигездә бөтенхалык тавыш бирү юлы белән сайлаганда гына чагылыш тапты.  Сәяси-идеологик система таркалган чорда илдә иҗтимагый-сәяси һәм милли-мәдәни үзгәрешләр моңарчы күрелмәгәнчә киң үсеш алды. Бу тарихи чакырылышның роле һәм әһәмияте турында әйтсәк, бөтен депутат корпусының сәяси өлгергәнлеген һәм тырыш хезмәтен югары бәяләргә кирәк. Демократик парламентаризм, фракция эше, дискуссияләр һәм килешүләр культурасын үзләштереп,  ТАССР Югары Советының  XII чакырылышы хәзерге Татарстанның сәяси корылыш архитектурасын билгеләгән хәлиткеч карарлар һәм төп документларны кабул итте. Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация күпчелек тавыш белән хупланды, президентлык институты гамәлгә кертелде, республикабызның хәзерге Конституциясе расланды. Депутатларның актив катнашында Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары  белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте  органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы беренче Шартнамәгә  имза салынды...

Кадерле дуслар!

Татарстан парламентының  барлык чакырылышлардагы  депутатларын –  халык вәкилләрен һәм республикабызның киң җәмәгатьчелеген ТАССР Югары Советының 80 еллыгы белән котлап, аеруча, беренче законнарны иҗат итүчеләрне рәхмәт сүзләре белән искә аласым килә. Нәкъ менә алар вәкиллекле халык хакимияте традицияләренә нигез салдылар, шуларга таянып, республиканың закон чыгару органы югары абруй казанды һәм татарстанлыларның ышанычын яулады. Халыкта “нигезең нык булса, йортың ышанычлы булыр” дигән әйтем бар. Ике дистә елдан артык  ТАССР Югары Советының варисы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы уңышлы һәм җаваплы эше белән парламент демократиясен алга таба үстерү, республиканың эзлекле социаль-икътисадый үсеше өчен сыйфатлы хокукый мохит булдыру, күпмилләтле йортыбызда бердәмлек һәм татулыкны саклау, Татарстан халкына лаеклы тормыш шартлары  тәэмин итү эшен дәвам итеп килә.

Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, күпмилләтле  туган илебез даны хакына яңа зур казанышлар телим!





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

«Pro-культуру»
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.