Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Президенты 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

24 сентябрьдә Дәүләт Советы берьюлы ике утырыш уздыра. Бүген бу хакта парламентның Президиумы утырышында карар кабул ителде.

«Алда зур эшләр көтә, көзнең өч аенда  4 утырыш уздырырга ниятләп торабыз», - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент каникулларыннан соң уздырылган тәүге утырышта.

Иң элек Дәүләт Советы Рәисе соңгы араларда республикада узган, киң җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапкан вакыйгаларга тукталды. Истәлекле даталар исемлегендә  - ТАССР Верховный Советы сайлануга 80 ел тулу. «Нәкъ моннан 80 ел элек Татарстан парламентына нигез салынган, демократик сайлаулар узган, халык хакимияте формалашкан, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - без узган чакырылышларда парламентта эшләгән депутатларны да чакырып фәнни-гамәли  конференция уздырырга җыенабыз».

Көзге сессия кырыгынчы утырыш белән ачыла. Утырыш каравына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы кертелә. 24 сентябрьдә иртәнге сәгать унда С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында узачак бу чараның сәяси-иҗтимагый әһәмиятен  исәпкә алып, турыдан-туры теле- һәм  радиотрансляция оештырыла.

Көндезге уникедә парламентта эшли башлаячак кырык беренче утырышның көн тәртибенә, әлегә, 29 мәсьәлә тәкъдим ителә. Аларның егерме өче - республика законнары проектлары, шулардан 20 закон проекты беренче укылышка чыгарыла.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина искәртеп узганча, закон проектлары, нигездә, республика законнарын федераль законнарга тәңгәлләштерү максатыннан әзерләнгән. Тәгаенләп әйткәндә, Сайлау һәм Җир кодексларына,  муниципаль хезмәт һәм административ хокук бозуларга, дәүләт хезмәткәрләрен иминиятләштерүгә, мәдәният, музей эшләре, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәмен күрсәтүгә һәм башка тармакларга кагылышла законнарга кайбер үзгәрешләр кертү каралган.

Социаль сәясәт комитеты тарафыннан халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында закон проекты әзерләнгән. «Закон проекты, пенсиягә чыгу яшенә карамастан, 60 яше тулган ир-атларга һәм 55 яше тулган хатын-кызларга, шулай ук пенсия алдан билгеләнә торган гражданнарга, моңа кадәр республика тарафынан күрсәтелеп килгән социаль ярдәм алуга хокукларны саклап калуны күздә тота», - диде Лилия Маврина. Закон проекты  "Бердәм Россия"  фракциясе депутатлары тарафыннан әзерләнгән.

«Бүгенге көнгә кадәр булган ташламаларны без саклап калачакбыз. Билгеле, бу шактый чыгымнар таләп итә. Әмма Татарстан Президенты  һәм депутатлар, пенсия  законнарына кертелгән үзгәрешләр мөмкин кадәр җиңелрәк тормышка ашсын өчен, бу чараларны уздыру кирәк дип саныйлар. Үзгәрешләр, һичшиксез, кирәк иде, ләкин  гомере буе хезмәт иткән кешеләрне без якларга тиешбез. Хакимият аларга булышырга тиеш», - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы бу нисбәттән Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына җибәрелгән төзәтмәләр федераль парламентарийлар тарафынан яклау табуын хәбәр итте. Дәүләт Советы депутатлары бу төзәтмәләр икенче укылышта кабул ителер дип ышана.

Кырык беренче утырышның көн тәртибенә ТР җәмәгать судьяларын сайлау, Иҗтимагый палата әгъзаларын раслау, Адвокатлар палатасы квалификация комиссиясе әгъзаларын – ТР Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында мәсьәләләр кертелә. Хөкүмәт сәгате кысаларында “Татарстан Республикасында кинематографияне үстерү турында” мәгълүмат тыңланачак.

Бүгенге Президиум утырышында сентябрьдә узган өстәмә сайлауларга нәтиҗә ясалды.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә өстәмә сайлауларда Дәүләт Советына Рөстәм Хәсәнов сайланды. Аның өчен сайлаучыларның  54,74%  тавыш бирде. Әлеге вакантлы урын депутат Марат Садыйков Сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнгәннән соң депутат вазыйфасыннан китүенә бәйле рәвештә барлыкка килгән иде.

9 сентябрьдә сайлаулар 246 бермандатлы сайлау округларында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада яңа сайлаулар циклы  башлануын искә төшерде. 2019 елның сентябрендә Дәүләт Советына сайлаулар була, 2020 елда Татарстан Президентын сайлаячакбыз. Бу елның ноябрь аенда республикада узара салым буенча референдум уздырыла.   

Ольга Благодарова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.