Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Татарстан мәктәпләрендә волейболны үстерәчәкләр

Татарстан мәктәпләрендә волейболны үстерәчәкләр

Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Волейбол феде­рациясенең V Президент кубогына финал уеннарын ачу тантанасында катнашты.

Арчада уздырылган киң колачлы әлеге спорт чарасы Кубокка берничә тапкыр ия булган Саба районы һәм турнир хуҗалары – Арча районы волейболчылары уеныннан башланып китте. Тантана тәмамланганнан соң парламент башлыгы журналистларга Мәктәп волейбол лигасын үткәрү турында карар кабул ителүен җиткерде. 

 “Волейбол – спортның иң акыллы һәм иң зыялы төрләреннән берсе, – дип басым ясап әйтте ТР Волейбол федерациясе президенты. – Ярышларыбызда катнашырга те­ләү­челәрнең саны елдан-ел кү­бәю­гә сөенәбез”.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.