Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Парламент дәресендә граждан булырга өйрәтәләр

Парламент дәресендә граждан булырга өйрәтәләр

"Парламент дәресләре республикада матур бер традициягә әйләнде, 11 ел дәвамында ул тулы бер цикл узып, беренче сыйыфтан башлап унберенче сыйныфкача укучыларны үз эченә алды. Безнең укучылар әлеге дәресләр белән бергә үстеләр", - дип башлады сүзен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән йөзгә якын тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучысы белән очрашуда.

“Без бик мөһим эш алып барабыз, парламент дәресләре мәктәп укучыларына җәмгыятьтә үз юлларын табарга һәм шәхес булырга ярдәм итә. Әлеге проект Дәүләт Советы депутатлары һәм укытучылар ярдәмендә башкарыла. Бездән башка бу проектны кем башкарып чыга ала һәм нәрсә өчен без аны эшлибез? Иң беренче чиратта, дәресләр законнарны белү, актив тормыш алып бару, сәләтле яшьләрне табу, уңышлы проектлар булдыру өчен кирәк. Бу законнар кайда туа, ничек итеп дөньяга таныла, закон ничек эшли һәм ул кемгә кирәк? Барлык сорауларга да җавапны парламент дәресләрендә белә алабыз. Икенчедән, республика тарихы, аның танылган шәхесләрен белү өчен мөһим ул. Бүгенге заман актив яшьләрнең дәүләт эшләрендә катнашуын таләп итә. Алар үзләренең хокукларын, мөмкинлекләрен белергә тиеш. Хәзер бик күп яшьләр вакытны бушка, социаль челтәрдә утырып уздыра. Шул рәвешле алар үз юлларын таба алмый йөри”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, дәүләт проектлары хәзердән үк үзенең мул нәтиҗәсен бирә. Ул мисал өчен “Законнарны бергә язабыз” проектын атады. “Әлеге проект турында озак уйладык, аны башлау алдыннан икеләнеп тордык. Мондый проекттан соң Дәүләт Советына кәгазьләр җибәрерләр, тикшерүләр белән килерләр дип уйладык. Аннан соң “Монысы юк, тегесе юк. Минем өйдән су ага. Юллар салыгыз” кебек фикерләр булыр дип көттек. Дөнья булгач, һәркемнең катлаулы мәсьәләләре бар. Ләкин шушы проект аша һәркемнең үз фикерләрен әйтергә мөмкинлеге булды. Республикада яшәүче һәркем Дәүләт Советының рәсми сайты, парламентның Фейсбуктагы рәсми аккаунты, “Ватаным Татарстан”га язарга, яки сайлау округында үзенең депутаты аша законнарны камилләштерү турында үзләренең тәкъдимнәрен җиткерә, кызыксындырган сорауларны бирә алды. Шул рәвешле без яшьләрне дә кызыксындырабыз, алар да актив эшчәнлек яклы була. Бу проект мөһим мәгънәгә ия, иң беренче чиратта аны укытучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары хуплады. Безнең максат үзебез өчен генә яшәү түгел, ил һәм җәмгыять өчен дә яшәү”, - дип әйтте ул. 

Чарада Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга да рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Укытучылар укучыларны олы тормышка әзерли һәм киләчәк буыннан яхшы кешеләр тәрбияли. Аларга зур рәхмәт. Россиянең башка төбәкләрендә булырга туры килде, барлык җирдә дә укытучылар актив эшчәнлек алып бара. Совет заманында шулай булды, укытучылар һәрвакыт алгы сафларда барды. Алар - иң укымышлы, әзерлекле, тырыш кешеләр. Без хәзер үзгәрүчән заманда яшибез, ләкин укытучының абруе һәм җәмгыяттә роле үзгәрми. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Тагын кемгә таянырга була? Бары тик укытучыга гына, сездән башка булмый. Сайлаулар, җыелышлар һәм дәүләт тормышы өчен укытучы кирәк. Бездән соң нинди буын киләчәк? Безнең урынга алмаш табылырмы? Безне борчыган төп мәсьәләләрнең берсе шул. Укытучылар балаларыбызга белем биреп кенә калмый, тәрбия эшләре белән дә шөгыльләнә", - диде.

16-20 октябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә унберенче тапкыр Парламент дәресе узачак. Быелгы Парламент дәресенең темасы - “Парламент, җәмгыять һәм мин”.  Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

“Укытучылар Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләр депутатлары белән берлектә мәктәп укучыларына республика хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органының тоткан урыны һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашу турында, тормышыбызда Законның нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлатачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган "Парламент дәресе" 2009 елдан башлап уңышлы гына үткәрелеп килә. Быел ул унберенче тапкыр була. 16-20 октябрь аралыгында узачак”, - диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары укытучыларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Парламент дәресләрен укытучыларның ярдәменнән башка оештыра алмас идек, шуңа күрә, иң беренче чиратта, аларга рәхмәт. Мондый зур проектны тормышка ашыруда сезнең хезмәтегез зур”, - диде ул үзенең чыгышында.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 20 октябрьдән парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр бәйгеләре дә башлана. Бәйгеләрне уздыру турында нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Бәйгеләргә йомгак быелның декабрь аенда ясалачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
С губернатором Санкт-Петербурга Валентиной Матвиенко. 25 июня 2006 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.