Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әлмәт районында яңартылган Мәдәният йортын ачты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әлмәт районында яңартылган Мәдәният йортын ачты

Әлмәт районының Яшьләр бистәсендә капиталь төзекләндерүдән соң авыл Мәдәният йорты ачылды. Мәдәният йорты ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин клуб эшчәнлеге белән танышты, җирле артистлар, балалар белән сөйләште, китапханәгә Татарстан парламенты эшчәнлеге турында китаплар бүләк итте.

Парламент башлыгы сүзләренчә, нәкъ менә авыл җирендә һәр халыкның теле һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре саклана.

Бинада тагын китапханә, җирле Башкарма комитет урнашкан. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе авыл клубының бистәдә административ-мәдәни үзәк булып торуын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәдәният йорты директорына Татарстан Президентыннан бүләк - музыка аппаратурасы алуга Сертификат тапшырды.

Мәдәният йортында төзекләндерү эшләре ярты ел барган. Төзүчеләр капиталь төзекләндерүдә зур эш башкарган: тәрәзә-ишекләр, түбә яңартылган, сантехника алыштырылган, җылыту системасы тулаем яңадан эшләнгән. Нигез салынганга быел 30 ел булган бина 300 тамашачы урынына исәпләнгән.

Бинада концерт залы, китапханә, музей, картиналар галереясы, хореография залы һәм балалар иҗаты түгәрәкләре бүлмәләре бар. Мәдәният йортында төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 15 млн, җирле бюджеттан 12 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Хатыны Луиза Әкрәм кызы белән
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.