Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Ваһапов фестивале тамашачысын сәламләде

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Ваһапов фестивале тамашачысын сәламләде

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертын оештыручыларны сәламләргә Мәскәүнең Союзлар йорты колонналы залына ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Сәхнәдән ул тамашачыга Татартстан сәламнәрен җиткерде. "Татар булмаган җир юк. Татарларны җыр берләштерә. Заллар тулы булганда безгә бернәрсә дә куркыныч түгел", - диде ул Колонналы зал сәхнәсеннән.

- Татарстанда  2004 елда ачылган Ваһапов фестивале, дәүләт чикләрен үтеп, халыкара киңлектәге вакыйгага әверелде, - диде Татарстан парламентлы башлыгы үз чыгышында, - Р.Ваһапов исемендәге  фондның эшен  югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ул халык җырлары һәм классик музыка өлкәсендә талантлы яшь башкаручыларны бөтен дөньяга таныта. Фестиваль үзенең чикләрен киңәйтте  һәм күпмилләтле илебездә дә, аннан читтә дә зур популярлык казанды.

"Исемнәрен аерым атамыйча, барлык башкаручыларның  таланты һәм тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Ваһапов фестиваленең Мәскәү үзәгендәге шушы зур залда алтынчы тапкыр уздырылуы. Мин халкыбыз җырлары традицияләрен саклаучыларга рәхмәтләремне җиткерәм", - диде ул концерт башланыр алдыннан журналистларга.

Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган концертны халыкара татар җыры фестивале конкурсының гран-при иясе Ранис Габбазов башлап җибәрде. 

Концертта  РСФСР ның халык артисты Ренат Ибраһимов,  «Голос»  һәм «Евровидение» бәйгеләре финалисты  Динә Гарипова, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты  Илһам Вәлиев,  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина,  Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева кебек бөек җырчылар белән бергә танылган яшь башкаручылар Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов һәм башкалар катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Динә Галәветдинова фотолары

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
С губернатором Санкт-Петербурга Валентиной Матвиенко. 25 июня 2006 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.