Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте

Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты.

Республика парламенты җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан - ватандашлар белән системалы эш алып бару буенча Россиянең иң актив субъектларының берсе.

2010 елда республикада Татарстан Президенты каршында ватандашлар эшләре буенча Кординацион совет оештырылды. “Без тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкли торган Россия Хөкүмәт комиссиясе белән тыгыз элемтәдә“, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Интеллектуаль һәм иҗади сәләткә ия яшьләргә аерым игътибар бирәбез”, - диде ул. Шулай ук парламент җитәкчесе ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте.

Татарстан хакимияте ватандашлар белән эшләүнең аерым формаларын эзли, аларның берсе - татар милли бәйрәме Сабан туен үткәрү. Быел Сабантуй Россиянең 54 субъектында һәм 28 дәүләттә узды. “Без башка дәүләтләргә сәфәр вакытында ватандашлар белән дә аралашабыз", — диде Фәрит Мөхәмәтшин.

Ул федераль хөкүмәт, Россия тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия хезмәттәшлеге оешмасына Татарстан инициативаларын хуплаган өчен рәхмәт әйтте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Динә Гәләветдинова фотолары


 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
Фарид на руках у матери Магинур Мирзияновны. На фото сестра мамы Магираван, ее сын Салават, младший брат мамы Раис и бабушка Василя эби. 1948 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2018 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.