Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Төркия республикасы оешуның 95 еллыгы белән тәбрик итте

Фәрит Мөхәммәтшин Төркия республикасы оешуның 95 еллыгы белән тәбрик итте
29 октябрьдә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган башкаланың Kazan Palace кунакханәсендә республиканың төрле тармакларында хезмәт итүчеләрне тантаналы рәвештә кабул итте. Кичә Төркия республикасы оешуның 95 еллыгына багышланган иде. Кунакларны Татарстан парламенты башлыгы исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. "95 ел - ул бер гасырга биш кенә ел тулмаган дигән сүз. Безнең арада урнашкан туганлык мөнәсәбәтләре татарстанлыларга төрле мәсьәләләрдә Төркиянең уңай тәҗрибәсен кулланырга мөмкинлек бирә", - диде ул.

Римма Ратникова Фәрит Мөхәммәтшинның Төрек Республикасы Бөек Милли Җыены Рәисе Бинали Йылдырым исеменә җибәргән котлау телеграммасын укыды.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән төрек парламенты башлыгын Төркия Республикасы оешуның 95 еллыгы белән тәбрик итә. "1923 елда төрек халкы заманча демократик җәмгыятъ төзү юлын башлап, Сезнең күпгасырлык бөек дәүләтегез тарихында яңа сәхифә ачты. Социаль-икътисади һәм мәдәни өлкәдә ирешкән уңышларыгыз Төркияне дөньякүләм танылуга китерде. Ил җитәкчеләренең даими рәвештә очрашып торулары, сәяси диалогың киңәюе һәм уңай нәтиҗәләр бирүе, парламентара хезмәттәшлек арту сәүдә-икътисади элемтәләрне тагын да ныгыта", - диелә котлау хатында.

Татарстанда Төрек Республикасы Бөек Милли Җыенының халыкара эшчәнлеккә керткән өлешен югары бәялиләр, дип басым ясый Фәрит Мөхәммәтшин. Төркия белән Татарстан арасындагы элемтәләр ике як өчен дә файдалы эшчәнлекне киңәйтергә һәм ныгытырга ярдәм итәр, дигән өметтә кала республика парламенты башлыгы.

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган үзенең сәламләвендә Татарстанның Төркия белән Россия арасындагы хезмәттәшлек үсешенә зур өлеш кертүенә басым ясады. "Татарстан халкына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм", - диде Әхмәт Садыйк Доган татар телендә.

"Тантаналы кичәне шушы бинада оештыру - безнең өчен аеруча зур горурлык, чөнки бинаны Төркия инвесторлары яңартты", - диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча


 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
Лейтенант запаса на офицерских курсах «Выстрел» в подмосковном Солнечногорске. 1980 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.