“Республикада хисап-сайлау кампаниясе тулы көченә бара, утызлап муниципаль район үзләренең партия конференцияләрен үткәреп, партия эшен анализлады, XXVIII төбәк партия конференциясенә делегатлар сайлады, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – 8 декабрьдә Мәскәүдә партиянең чираттагы съезды булачак. Анда килеп туган икътисади кыенлыклар һәм халыкның гражданлык активлыгы үсү шартларында алга таба гамәлләребезнең стратегиясен, тактикасын карау күздә тотыла”.
Дәүләт Советы Рәисе партия әгъзаларының сан ягыннан составын анализлау, партия сафларында “ревизия” ясау буенча төбәк бүлеге тәкъдимен дә искә төшерде. “Әйе, шул чагында безнең сафларыбыз 10 мең кешегә диярлек кимеде, әмма эшебез нәтиҗәлерәккә әйләнде. Безгә партия программасын якын күрүче, бердәм команда булып эшләргә омтылучы актив кешеләр кирәк”, – дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин һәм бүген бердәмроссиялеләр сафларының инде тулылануын да искәртте.
Татарстан яңа сайлау циклына керә. 2019 елда Дәүләт Советы депутатларын, 2020 елда – Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль сайлаулар булачак. “Безгә парламентларыбызда күпчелекне саклап калу кирәк”, – дигән фикерен җиткерде Дәүләт Советы Рәисе.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте