«Бу эш даими профессиональлек һәм күңелеңне биреп эшләүне, нык булуны үз һөнәреңне яратуны һәм батыр булуны таләп итә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гомерегезне куркыныч астына куеп, безнең республикада яшәүче һәркемгә кирәкле хезмәт куясыз», — диде ул.
«Сезнең хезмәт куркыныч һәм авыр. Беренче карашка күренми дә кебек. Бу сез саклый, кисәтә һәм коткара торган авырлыклар, тормыш чынбарлыгы белән очрамаган кешеләргә күренми. Бу Татарстан буенча полиция хезмәткәрләренең зур хезмәте», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады. Тулаем алганда тәбрикнамәдә болай диелә: “Бүген җәмгыять сезгә зур таләпләр куя. Шәһәр һәм авыл урамнарындагы тәртип, республикада яшәүчеләрнең тынычлыгы сезгә бәйле. Ышанычны бары эшкә җаваплы карап, һәр кешенең проблемаларына битараф калмыйча гына яулап була. Республиканың Эчке эшләр буенча органнары вәкилләре буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрне саклап, хәрби бурычларын лаеклы үтәүгә ышанам. Хокук тәртибен, законлылыкны саклау – сезнең өчен эш кенә түгел, ә гомерегезне багышлаган хезмәт. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары