Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Республика ТАССР Югары Советына 80 ел тулуны бәйрәм итте

Республика ТАССР Югары Советына 80 ел тулуны бәйрәм итте

Бүген Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулуга багышланган республика җәмәгатьчелеге җыелышы булды.

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган тантаналы җыенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, 9-12 нче чакырылыш  Югары Совет депутатлары, Дәүләт Советы депуталары, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чара парламентның 80 еллык тарихына багышланган фильм белән ачылды.

"ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына булган сайлаулардан 80 ел вакыт узды. Республика дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органы Татарстан парламентаризмы белән республиканың законлылыгын булдыруга әйтеп бетергесез зур өлеш кертте, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Югары Совет ике тапкыр Татарстан Конституциясен кабул итте, Бөек Ватан сугышы елларында да эшен туктатмады, сугыштан соңгы катлаулы елларда да шактый хезмәт куярга туры килде аңа. Узган вакыйгаларны ничек кенә бәяләсәк тә, бер әйбер белән килешмичә булмый: Югары Совет республикадагы гражданлык җәмгыятен үстерүгә һәм җәмгыятьнең хокукый культурасын булдыруга булышлык күрсәтте”.

"ТАССР Югары Советы беренче чакырылышының 80 еллыгы белән котлыйм. Парламент институты илдә 100 елдан артык гамәлдә. Аның формалашуы революцион үзгәрешләрнең катлаулы шартларында узды. Узган гасырның 30 ел азагында каршылыклы чорны искә төшерү җитә: икътисади, социаль өлкәдәге уңышлар массакүләм репрессияләр белән үрелеп барды", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Президент Югары Советның дәүләт төзелешендә мөһим этап булуын әйтте. Аның республика җитәкчелеге, җәмәгать эшлеклеләре өчен мәктәп булганын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов республика Парламентының Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек итүен искә төшерде. "Дәүләт Советы төрле субъектлар белән парламентара мөнәсәбәтләр үсешендә актив катнаша. Татарстан Парламенты Россия парламентаризмы нигезләрен ныгытуга зур өлеш кертте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада гына түгел, читтә дә хөрмәткә лаек", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов 1938 елда ТАССР Югары Советына беренче сайлаулар халык хакимияте үсешендә әһәмиятле роль уйнаганын әйтте. Беренче сайлауларның яшерен тавыш бирү белән узганын искәртте. "Сайлауларга гражданлык бурычы итеп, тавыш бирүгә бәйрәм итеп карау хөкем сөрә иде", - диде Татарстан Президенты.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе һәм Югары Советның соңгы Рәисе Минтимер Шәймиев үз чыгышында әйткәнчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче булып үз хокукларын яклап чыкты.

“Югары Советның соңгы чакырылышында үз сүзебезне әйтә алдык. Без хәзер ирекле илдә үскән буын арасында яшибез. Россия Федерациясен саклауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңларга кирәк, дөньяда мондый күпмилләтле федерация бүтән юк”, – диде ул.

“Милләтара татулыкны саклап калырга кирәк. Бу уңайдан идея бар. Минемчә, “Яңарыш” фонды катнашында заманча мәктәп төзү кирәк. Фонд үзен аклады, абруе бар. Заманча мәктәп маяк булып торырга, өч телле булырга тиеш”, - диде ул. Минтимер Шәймиев фикеренчә, аның составына балалар бакчасы да кертелергә тиеш.

“Без төрле милләт һәм телне төрле дәрәҗәдә белгән ата-аналар арасында каршылыкларны бетерә алачакбыз. Сүз элитар мәктәп түгел, ә бөтен кеше укый алырлык мәктәп турында бара”, - дип әйтте Минтимер Шәймиев. Ул республикада белем бирү базасы яхшы булуын, моның заманча укытучылар әзерләү өчен мөмкинлекләр бирүен искәртте.

Тантана ветераннарга Дәүләт Советының почет билгесен тапшыру белән тәмамланды.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.