Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан белән Ямал-Ненец автоном округы парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан белән Ямал-Ненец автоном округы парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Бүген Салехардта Татарстан Дәүләт Советы белән Ямал-Ненец автоном округы парламенты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ямал-Ненец автоном округы Закон чыгару җыены Рәисе Сергей Ямкин кул куйды. Документ парламентара элемтәләрне ныгыту һәм Федераль Җыенда ике төбәкнең дә закон чыгару инициативаларын, шулай ук аларның ил җитәкчесенә мөрәҗәгатьләрен яклау мөмкинлеге бирә.


Моннан тыш, килешүнең бер маддәсе Ямал-Ненец автоном округында һәм Татарстанда яшәүче татарларның һәм җирле Төньяк халыкның этномәдәни көнкүрешен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин документның алдан Татарстан белән Ямал-Ненец автоном округы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне үстерү кысаларында кабул ителгәнлеген әйтте.

“Татарстан – күпсанлы кызыклы идеяләр гамәлгә ашырыла торган алдынгы төбәк. Килешү кысаларында Татарстан парламенты куллана торган закон алымнарын үз территориябездә кулланырга тырышачакбыз”, - диде Сергей Ямкин.

Алар туган телләрне сакларга һәм үстерергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Моннан тыш, ике парламент депутатлары очрашты, алар норматив-хокукый базаны эшләгәндә профильле комитетларның үзара хезммәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Татарстан парламент делегациясе ике көнлек визитында Төньяк җирле халыкның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышты һәм төбәкнең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

“Ямалда безнең ватандашларның тату яшәүләрен күрдек, туган телләрен беләләр һәм сөйләшәләр, аны хәтта җир читендә саклыйлар, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең илдә яши торган халыкларның күп теллелеге һәм күп төрле мәдәнияте кадерле, һәр халыкның хокукларын якларга һәм мөмкинлекләрен тәэмин итәргә кирәк дип саныйбыз”.

Фәрит Мөхәммәтшин Ямал-Ненец автоном округы парламентарийларын республика парламенты эше белән танышу өчен Татарстанга чакырды.

Ямал-Ненец автоном округында 30 меңгә якын татар яши, аларның 3 меңнән артыгы – Салехардта. Татар җәмгыяте вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чараларында актив катнаша.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
С губернатором Санкт-Петербурга Валентиной Матвиенко. 25 июня 2006 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.