Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе Владимир Толстой белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе Владимир Толстой белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы Рус теле советы рәисе Владимир Толстой белән очрашты. Дөньякүләм танылган язучы Лев Николай улы Толстойның нәсел дәвамчысы Татарстанда уздырылган Толстой елын ябу тантанасына килгән.

Владимир Толстой республика җитәкчелегенә 2018 елны Толстой елы буларак игълан итүләре һәм бу нисбәттән республиканың шәһәр-авылларында тематик чаралар үткәрелүе өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин  республикада яшәүче милләтләрнең, туган телләре белән беррәттән, рус телен дә яхшы белүләрен билгеләп үтте. Моны рус теле буенча уздырылга бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре раслый. Парламент башлыгы республикада филологлар әзерләү югары дәрәҗәдә алып барыла дип исәпли.

 «Татарстанда рус теленә мөнәсәбәт җылы. Рус теле Россиядә булган милли телләрне берләштерүче булуын аңлау бар», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Әңгәмәдәшләр туган телләрне өйрәтү, күптелле мәгариф турында фикерләштеләр. «Россиядә дворян гаиләләрендә күп телләрне белү табигый саналган. Лев Толстой «Сугыш һәм тынычлык» романында аерым бүлекләрне француз телендә язган», – диде Владимир Толстой.

Дәүләт Советы Рәисе республикада ватандашлар белән эшләүнең алгы планга чыгуын әйтте. Ул үзенең Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитетында рәис урынбасары булып эшләгәне турында сөйләп, Европа парламентарийларының утырышларда азсанлы милләттләрнең телен һәм мәдәниятен саклауга бик тә җитди карауларын әйтте.

Парламент башлыгы Татарстан халыклары ассамблеясының  "бер милләт - бер тавыш"  принцибы буенча эшләвенә басым ясады. Очрашуда республикада "якшәмбе мәктәпләре"нең уңышлы эшләве турында да сүз булды.

 «Глобальләштерү  һәм урбанизация шартларында халыкның тормыш рәвеше, теле, гореф-гадәтләре авыл җирләрендә генә яхшы саклана ала», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашуда Дәүләт Советы депутаты, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, мәдәният министры Ирада Аюпова, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры, РФ Президенты каршындагы Рус теле советы президиумы әгъзасы  Рәдиф Җамалетдинов катнашты.

Республикага эшлекле сәфәре барышында Владимир Толстой Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.