Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыкларын кече бизнес белән актив шөгыльләнергә өндәде

Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыкларын кече бизнес белән актив шөгыльләнергә өндәде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан авыл җирлекләре башлыкларын кече бизнес үсеше белән актив шөгыльләнергә өндәде. Бу хакта парламент җитәкчесе бүген Сарманда авылда яшәүчеләрнең эш активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә әйтте.

Киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук кулланучылар кооперациясен үстерергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. «Быел республикада 50 яңа кооператив булдырылган. Яңа эш башлаган кооперативларны үстерү программасы эшли башлый, анда һәрберсенә республика бюджетыннан 5 миллион сумга кадәр ярдәм каралган. 2019 елда кулланучылар кооперациясе үстереләчәк», – диде ул.

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин агымдагы елның 11 аенда муниципалитетның шәхси хуҗалыкларында 15 мең тоннадан артык сөт һәм 3 мең тонна ит җитештерелгән диде. Бу районда җитештерелгән продукциянең 8 процентын тәшкил итә.

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгын фермерларга кыска вакытлы ташламалы кредитлар алырга ярдәм итүен сорады. Бу акча аларга язгы кыр эшләре өчен минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алырга кирәклеген искәртте ул.

Зона киңәшмәсендә фермерлар сәүдә челтәрләре белән эшләү мәсьәләсен күтәрделәр. Моннан тыш, алар авыл җирлегендә эш урыннары, социаль инфраструктура кирәклеген әйттеләр. Бу мәсьәләләр якын арада каралачак һәм 18 декабрьдә Казанда республика муниципаль берәмлекләре съездында тәкъдим ителәчәк.

Хәзер Татарстанда авылдагы фермерларга ярдәм итүгә кагылышлы егермедән артык программа эшли. Быел республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм буларак 548 миллион сум бүлеп бирелгән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
Акрам Хазеевич Хузин и Хайрулла Динкаевич Мухаметшин с внуком Дамиром. Два ветерана ВОВ в День Победы. Альметьевск, 9 мая 1977г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.