“Федераль үзәк ярдәмендә, Татарстан социаль-икътисади үсеш бурычларын эзлекле үтәп, илдә күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр ягыннан алдынгы урыннарны били, – дип басым ясап әйтте ТР Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин. – Республика салым керемнәренең 65 процентына кадәрен федераль бюджетка җибәрүче “донор төбәк” булып тора”. Дәүләт Советы комитеты рәисе узган елның азагында РФ субъектларының, шул исәптән Татарстанның федераль бюджеттан алынган кредитлар буенча бурычларын реструктурлаштыруын искә төшерде. Ул реструктурлаштыру кысаларында төбәкләргә федераль бюджетка бурычларын 2024 елга кадәр кичектерелеп түләү мөмкинлеге бирелүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Л.Якунин әйтүенчә, күчемле милекнең салым салу объектлары исәбеннән чыгарылу сәбәпле, Татарстан Республикасы бюджетына 10,2 миллиард сум күләмендә керемнең керми калуы көтелә. Моннан тыш пенсионерлар өчен 6 сутый җир кишәрлегенә җир салымы бетерелгәннән соң җирле бюджетларның “төшеп калучы” кереме 170 миллион сум күләмендә бәяләнә. Федераль үзәккә боларны исәптә тотарга туры киләчәк.
Татарстан көннәре кысасында узган икенче – Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты киңәйтелгән утырышында исә Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешле автомобиль юлын төзү һәм, Чаллы шәһәрендә аслы-өсле күперләр белән, “Волга М-7” федераль автомобиль юлын төзекләндерүнең алга таба язмышы, республикабызның социаль инфраструктурасы буенча фикер алышу булды. Моннан тыш Федерация Советының профильле комитеты әгъзалары IT юнәлешендәге махсус икътисади зоналар резидентлары өчен салым сәясәте өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү буенча республика тәкъдимнәрен карады. Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Дмитрий Мезенцев Татарстанны яңалыкларга омтылучан, иң нык үсешле субъектлардан берсе буларак бәяләде.
“Федераль Җыенның эш тәҗрибәсендә беренче тапкыр федераль үзәк белән төбәкләр арасында нәтиҗәле вертикаль элемтәләр урнаштырыла. Татарстан көннәре кысасында без республика мөмкинлекләре белән таныштыру гына түгел, бәлки әле үз алдыбыздагы бурычларны федераль үзәк белән берлектә хәл итәргә дә тырышабыз, – дип басым ясап әйтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР парламенты депутатлары һәм профильле министрлыклар, ведомстволар вәкилләреннән торган делегация белән таныштырып. – Татарстан – икътисади күрсәткечләр, инвестицияләр җәлеп итү ягыннан Россиянең иң алдынгы ун төбәге арасында”.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин утырышта республиканың икътисади мөмкинлекләре, шулай ук федераль дәрәҗәдә хәл кылуны таләп иткән мәсьәләләр турында тәфсилләп сөйләде. Чаллы шәһәрендә инфраструктура төзү – шундый мәсьәләләрнең берсе. Р.Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, автомобиль төзүчеләр шәһәре бюджетына иң күп акча кертүче КамАЗ предприятиесе инде бүген үк хезмәт ресурсларына кытлык кичерә. Бу яшьләрнең шәһәрдән китүенә бәйле. Беренче вице-премьер шәһәр инфраструктурасының тиешенчә үстерелмәвен моның төп сәбәпләреннән берсе буларак атап үтте.
Татарстан өчен тагын бер мөһим проект – Зәй ГРЭСын модернизацияләү. Станция инде узган гасырның 60 нчы елларында ук төзелгәнлектән, нык искергән. Татарстан ГРЭСны яңарту проектын җылылык электр станцияләрен модернизацияләү буенча федераль программага кертүне тәкъдим итмәкче.
Утырышта республика Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сенаторларны Иннополис махсус икътисади зонасы проекты белән таныштырды. Шул ук вакытта ул Иннополиска яңа резидентлар җәлеп итү мәсьәләсен өйрәнгәндә, техник-гамәлгә кертү тибындагы зоналарда дәүләт ярдәме чараларының көндәшлеккә сәләтсез булып чыгуы ачыклануын билгеләп үтте. Чөнки бүген IТ-компанияләр өчен иминиятләштерү кертемнәрен түләү буенча ташламалар мөһимрәк, чөнки аларның зур чыгымы нәкъ менә персоналга тотыла торган чыгымнарга бәйле. Шул сәбәпле мондый махсус икътисади зоналар резидентлары өчен, резидент статусы алганнан соң ун елга, иминиятләштерү кертемнәре буенча 7,6 процент күләмендә ташламалы ставка билгеләү мөмкинлеген карау тәкъдим ителде.
Комитетның киңәйтелгән утырышы кысасында кабул ителгән иң мөһим карарларның берсе юл төзелешенә бәйле. Аерым алганда, Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешле автомобиль юлын төзүгә проект документларын әзерләү һәм финанслауның “Россия автомобиль юллары” дәүләт компаниясе катнашында хәл ителергә мөмкин булуы ачыкланды.
Ә инде Татарстан парламентчыларының торак пункт территориясе өлешендә (урам, микрорайон, ишегалды) үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыенын үткәрү мөмкинлеге турында тәкъдиме Федерация Советының Федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитетының киңәйтелгән утырышы көн тәртибендә каралган төп мәсьәләгә әйләнде. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Сенаторлар Дәүләт Советының әлеге закон инициативасын хуплады, ул шушы көннәрдә төбәкләр палатасының пленар утырышына чыгарылачак.
“Без проблемаларны хәл кылуга зур өмет-ышанычлар белән, зур делегация булып килдек, – диде Татарстан парламенты башлыгы. – Шуны игътибар үзәгенә аласым килә: законга үзгәрешләр кабул иткәндә, төбәкләр вәкаләтләренә, аларның үсешенә кагылышлы мәсьәләләргә дә зуррак илтифат кирәк. Территорияләргә җирле мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне күбрәк бирсәк, файдасы зуррак булачак.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары