Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Валентина Матвиенко: "Татарстанның уңышлары нигезе – республикада яшәгән һәр кешенең хезмәте һәм нәтиҗәле дәүләт идарәсе”

Валентина Матвиенко: "Татарстанның уңышлары нигезе – республикада яшәгән һәр кешенең хезмәте һәм нәтиҗәле дәүләт идарәсе”

Бүген Федерация Советында узучы "Татарстан Республикасы көннәре" кысаларында “Субъект сәгате” булды. Анда Татарстанның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында фикер алыштылар. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко республиканың социаль-икътисади үсешенә кагылышлы федераль дәрәҗәдә карала торган мәсьәләләрне хәл итүдә сенаторлар ярдәм итәчәк дип әйтте.

Утырышка кадәр Валентина Матвиенко Татарстанның социаль-икътисади мөмкинлекләренә багышланган күргәзмәне карады. Әлеге чарада төбәкнең мәгълүмат технологияләре, спорт өлкәсендә казанышлары, Иннополис университеты, КАМАЗ, “Татспиртпром” һәм башка эре предприятиеләрнең эше белән таныштырдылар. “Татарстанда киләчәк килеп җиткән икән инде”, – дип бәя бирде Валентина Матвиенко.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре: Стратегия 2030" темасына чыгыш ясады. Татарстан Президенты әйтүенчә, быел республикада тулаем төбәк продукты (ТТП) күләме 2,4 триллион сумнан да ким булмас дип көтелә. “Җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләме 2,7 триллион сум тирәсе булачак. Соңгы 10 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 5,1 триллион сум тәшкил итте. Дәүләт инвестицияләренең 1 сумына 10 сум шәхси инвестиция җәлеп ителгән”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Билгеле булганча, Татарстанда 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе кабул ителгән. Әлеге документ кысаларында 2030 елга ТТП күләмен 5 триллион сумга җиткерү күздә тотыла.

Республика башлыгы чыгышында Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть чыгару, аны эшкәртү, нефть химиясе тармаклары турында сөйләде. Киләсе елда КАМАЗга 50 ел тулганын искә төшерде. Бәйрәм чаралары белән чикләнеп калмыйча, автокалада инфраструктураны яхшырту эшләре дә башкарылачак. Моннан тыш, Техник университет ачу нияте дә бар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, энергетика һәм транспорт юнәлешендәге зур проектларны тормышка ашыру һәм башка бурычларны үтәү өчен федераль дәрәҗәдә ярдәм кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың уңыш формуласын "авторитетлы Президент – көчле парламент – нәтиҗәле Хөкүмәт" дип атады.

"Әлеге принцип нигезендә барлык тармакларның, дәрәҗә һәм дәүләт органнарының үзара конструктив эшчәнлеге һәм тикшерелгән баланс безнең уңышларның ныклы үзәге һәм ышанычы булып тора”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Ул Татарстан Президентының икътисадта, халыкның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрүдә структур үзгәрешләр буенча тәкъдимнәрен республика закон чыгару органнарының тиешле парламент ярдәмен күрсәтүен билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин мисал итеп, Стратегия-2030 турында әйтте. Парламент башлыгы әйтүенчә, Стратегия-2030 тормышка ашыруда мөһим шартларның берсе булып халыкара контекст тора. Яңа мөмкинлекләр итеп ул төбәк тышкы элемтәләрен атый.

“Татарстан барлык мәсьәләләрне барлык өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтеп хәл итә. Барыннан да элек, сәүдә-икътисади, парламентара, гуманитар юнәлешләр карала. Элеккечә үк федераль үзәк ярдәменә исәп тотабыз”, - диде ул.

Республикада тупланган тәҗрибәдән чыгып, төп нәтиҗә шунда - алга таба федератив үсеш булдыру өчен норматив-хокукый базаны формалаштыру, шул исәптән төбәк Закон чыгару органнары һәм Россия Федераль Җыены палатасы аша үзара хезмәттәшлек булдыру кирәк, дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татарстан – Россиядә иң уңышлы үсүче төбәкләрнең берсе, – диде Валентина Матвиенко. – Бу уңышның сәбәпләре күп. Ә иң мөһимнәре – республикада яшәгән һәр кешенең хезмәте белән бу уңышка керткән өлеше һәм нәтиҗәле дәүләт идарәсе”. Ике көн дәвам иткән чараларга нәтиҗә чыгарып, Федерация Советында Татарстанның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул иттеләр.  Валентина Матвиенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Федерация Советының иң югары бүләге – “Парламентаризмны үстерүдәге хезмәте өчен” мактау билгесен тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин исә Федерация Советы Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды.

Татарстан көннәре кысаларында Мәскәүдә ике матч уздырылды. Татарстан белән Федерация Советы командалары арасында узган футбол очрашуы 3:3 исәбенә тәмамланды. Волейболда исә хуҗалар көчлерәк булып чыкты. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Визит в Казань Президента РФ Дмитрия Медведева для участия в I Всероссийском форуме «Россия – спортивная держава». 23 октября 2009 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.