Фәрит Мөхәммәтшин Кемерово өлкәсе Халык депутатлары советы Рәисе Вячеслав Петров белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин Кемерово өлкәсе Халык депутатлары советы Рәисе Вячеслав Петров белән очрашты |
|
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кемерово өлкәсе Халык депутатлары Советы Рәисе Вячеслав Петров һәм Кемерово өлкәсеннән Федерация Советы әгъзалары Алексей Синицын һәм Дмитрий Кузьмин белән очрашты. Мәртәбәле кунаклар Казанга Кемерово өлкәсе рәсми делегациясе составында килде. Делегацияне өлкә губернаторы Сергей Цивилев җитәкли.
Иртәгә Казанда Кемерово өлкәсе Хакимияте коллегиясе һәм Татарстан Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка тармакларда хезмәттәшлек буенча килешү имзаланачак.
Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Петровка әлеге документны җәелдереп, киләсе елда парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзаларга тәкъдим итте. Кемерово өлкәсе Халык депутатлары Советы Рәисе бу фикерне хуплады.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары
Кирегә
|