Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш»

Узып бара торган ел безнең өчен нәтиҗәле һәм вакыйгаларга бай булды. Парламент эшчәнлеге Федераль Советта да югары бәя алды, Дәүләт Советының закон инициативалары Федерация Советында хуплау таба. Татарстан Дәүләт Советының 2018 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган традицион матбугат очрашуында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.

Спикер, Дәүләт Советы комитетларының эшен уңай бәяләп, алар тагын да активлашып эшли башлады, диде. Билгеле булганча, һәр комитет каршында экспертлар советы эшләп килә. Әлеге совет вәкилләре, закон проектларын кабул итәр алдыннан, аларны ныклап тикшерә, фикер алыша, үз тәкъдимнәрен кертә. Бу законнар чыгару тәкъдимнәрен эшләгәндә аңа объектив яктан якын килергә булыша.

– Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин да һәр профильле комитет каршында экспертлар советы булдырырга тәкъдим итте. Безнең исә бу өлкәдә күпмедер тәҗрибәбез инде бар. Без бу эшне алданрак оештыра алдык, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең эшчәнлеген югары бәяләде.

– Быел "Мәрхәмәт" берләшмәсе күпьяклы эшчәнлек алып барды. Районнарга чыгып, халык белән очраштылар, күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, ветераннар оешмалары, медицина һәм мәгариф учреждениеләре аларның күз уңында булды, – диде ул.
Быел парламент ун утырыш үткәргән, аларда 99 закон кабул ителгән, 350 мәсьәлә каралган. Алар арасында иң мөһимнәре дип, Фәрит Мөхәммәтшин беренче баланы уллыкка алганда акчалата ярдәм, 80 яшьтән узган һәм ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне капиталь ремонт взносыннан азат итү, пенсиягә чыгу алдында торган кешеләргә льготаларны саклау турындагы законнарны аерып әйтте.

Парламентара элемтәләр дә елдан-ел киңәя. Ямал-Ненец автоном округы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Иран, Бөекбритания парламентлары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылган.

Парламент эше тагын да нәтиҗәле булсын өчен, быел беренче тапкыр комитетларның барлык утырышларында кабул ителеп республика территориясендә гамәлгә кергән законнарның ничек эшләве, аның файдасы турында фикер алышулар да оештырылган. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, моны контрольдә тоту шулай ук бик мөһим.

"Шәһри Казан" газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
Служба в армии. 1966 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.