Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Документаль мирас – безнең бик зур хәзинә"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Документаль мирас – безнең бик зур хәзинә"

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе булды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

2019 елда Татарстан Республикасы дәүләт архивы "Татарстан" теле-радиокомпаниясенең архив кинодокументларын цифрлау эшен башлап җибәрәчәк. "2 мең 500 бабина цифрлаштыруны көтә. Цифрлаштырылачак тасманың озынлыгы 125 км тәшкил итә. Без моны Казан - Чистай арасы белән чагыштыра алабыз", - диде Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Комитет рәисе ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан цифрланган норматив документлар күләмен данлыклы Эйфель манарасы белән чагыштырды. Әлеге норматив актларны Дәүләт архивы Татарстан Юстиция министрлыгы белән берлектә цифрлаштыра. Барлыгы 23 мең саклау берәмлеге цифрланган. "Бу 4 миллионнан артык кәгазь бите дигән сүз. Әлеге битләрне бергә өеп куйсак, 440 метрлы колонна булачак, бу данлыклы Эйфель манарасыннан 116 метрга югарырак" - диде Гөлнара Габдрахманова үз чыгышында.

Әлеге программа кысаларында бердәм архив мәгълүмати системасына 90 мең документның электрон күчермәсе урнаштырылган.

"Үткән ел архив эше үсеше программалары кысаларында 73 мең саклау берәмлеге цифрланды. Хәзер цифрланган документлар саны 158 мең саклау берәмлеген тәшкил итә. Бу республика архив фондының 4,9 проценты" - диде Гөлнара Габдрахманова.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, цифрлаштыру юнәлеше алга таба да өстенлекле булачак.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе чыгышында яңгыраган мәгълүматларга караганда, 2018 елда 20 муниципаль архивка капиталь ремонт ясалган, өч муниципаль архивка яңа биналарда урыннан бирелгән.

Муниципаль архивларга грантлар ярдәме дә дәвам итә. “Соңгы ике елда 23 муниципаль архив Архив фондын республика тарихы буенча аудиовизуаль документлар белән тулыландыру өчен цифрлы форматка күчерү җиһазлары рәвешендә грантлар алды”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республика районнары башлыкларыннан архив эшенә игътибарлырак булуларын сорады.

“Документаль мирас – безнең бик зур хәзинә. Аңа яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, ул байлыкны сакларга кирәк. Бу республика башкаласына гына кагылмый. Ул бөтен территорияләргә кагыла. Гаилә, шәҗәрә – болар зур әһәмияткә ия”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы Татарстан Дәүләт архивына Башкортстан һәм Оренбург архивлары белән активрак хезмәттәшлек итәргә, килешүләр нигезендә эшләргә йөкләмә бирде. Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстанда шәҗәрәләрнең актив төзелүен, шәҗәрә төзүчеләрнең Уфага мөрәҗәгать итүен искәртеп үтте. “Мин әле шәҗәрә сүзен дә белми идем. Туфан Миңнуллин аңлатты. “Җиде буын ата-бабаңны белмәсәң татарлыгың шул кадәр генә”, диде. Безнең халык өчен шәҗәрә бик әһәмияткә ия”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татарстан һәм татарлар өчен чит ил архивларында татар тарихына кагылышлы архив документларын табу, аларның күчермәләрен үзебездә булдыру әһәмияткә ия. Әлеге документлар тарихны фәнни өйрәнүчеләр куллана алырлык булсын иде”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татарстанда 1 миллион 900 мең татар яши. Калганнары дөнья буйлап таралып яши. Безнең үз дәүләтчелегебез – Болгар дәүләте, Казан ханлыгы булган. Ул тарихлар документаль сакланып, безнең өчен якынайсын иде.

Фәрит Мөхәммәтшин Финляндия, Кытай, Австралиядә яшәүче татарлар белән бәйле документларны җыярга кирәклеген ассызыклады. Ул татар тарихына кагылышлы документларны булдыру эшенә Бөтендөнья татар конгрессын да катнаштырырга кирәклеген әйтте.

Бүген комитетының йомгаклау коллегиясендә Фәрит Мөхәммәтшин белән Гөлнара Габдрахманова арасындагы төзелгән килешү нигезендә Дәүләт Советы Рәисе үзенең докторлык диссертациясен Дәүләт архивына тапшырды.

“Мин 2001 елда докторлык диссертациясе якладым. “Россия Федерациясе субъекты булган республиканың социаль-сәяси үсеш факторы буларак федератив мөнәсәбәтләр” дигән темага язылган иде ул. Мин аны Мәскәүдә якладым. Мин өч сәгать якладым, үземнекен дәлилләргә тырыштым. Ике ай үтте, һаман да кул куймыйлар. Инде кире алам дип килгән идем, тиз генә хәл ителде. Шушы зур хезмәтнең кечкенә генә тарихы шулай”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Йомгаклау коллегиясе ахырында Фәрит Мөхәммәтшин архив хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.