Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Волейбол федерациясе офыкларын киңәйтә

Волейбол федерациясе офыкларын киңәйтә

Бүген ТР Волейбол федерациясе президиумы утырышы булды. Анда респубюикада 2022 елга кадәр волейбол үсеше концепциясе проекты расланды һәм федерациянең яңа эш юнәлешәләре тикшерелде. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Президиум утырышын ачып җибәреп, Фәрит Мөхәммәтшин волейболның Татарстанда иң популяр спорт төре булуын искә төшерде. "Аның белән төрле яшьтәге кешеләр шөгыльләнә, - диде ул. - сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында, югары уку йортлары һәм мәктәпләр арасында даими ярышлар уздырыла. Елдан ел яңа лигалар һәм юнәлешләр өстәлеп тора. Мәктәп командалары арасында республика ярышлар үткәрә башларга ниятлибез һәм бу яңалык хупланыр дип өметләнәм".

ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов президиум әгъзаларына Татарстанда 2022 елга кадәр волейболны үстерү концециясен тәкъдим итте. Волейбол спортындагы казанышларны атап үткәч, ул Татарстанда моның өчен барлык шартлар тудырылуына игътибар итте. Соңгы биш ел эчендә генә дә 346 ачык мәйдан төзелгән, һәр районда  волейбол мәйданчыклары һәм спорт заллары бар. Мансур Кәримов шулай ук концепциягә ике юнәлеш кертергә тәкъдим ясады: карлы волейбол һәм "Мәктәп волейбол лигасы".

Карлы волейбол турында тулырак мәгълүматны Казан мэрының беренче урынбасары, Волейбол федерациясе вице-президенты Евгения Лодвигова бирде. Ул хәбәр иткәнчә, әлеге спорт төренең абруе дөньяда көннән-көн арта. Татарстан командалары (ирләр һәм хатын-кызлар), бу спортта Россиядә лидерлыкны яулап, халыкара ярышларда да зур уңышларга ирештеләр. Мәсәлән, Мәскәүдә, Төркиядә һәм грузиядә үткән Евротурның өч этабында да алар беренче "өчлек"тә булдылар.

Концепцияне тулаем яклавын белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин "Мәктәп волейбол лигасы"ның балаларны һәм яшьләрне физик сәламәтләндерүгә зур өлеш кертә алуына ышаныч белдерде. "Безнең күптәнге хыялыбыз иде ул - мәктәп балаларының үз лигасын булдыру, - диде федерация президенты. - Әлеге лигада меңләгән бала катнаша алачак бит. Шуңа күрә аның белән чынлап торып шөгыльләнергә, кайгыртырга, бу эшкә укытучыларны тренерларны җәлеп итәргә кирәк. Шәһәрләр һәм районнарның җитәкчеләре бу эшкә аеруча нык игътибар бирергә тиеш. Безнең иң зур бурычыбыз - бу спортка мөмкин кадәр күбрәк балаларны һәм яшүсмерләрне тарту".      

Волейбол федерациясе вице-президенты, "Зенит-Казань" волейбол клубы директоры Олег Брызгалов бу проектның даны мәктәпләр арасында таралып өлгерде инде, дип белдерде. Быел "Мәктәп волейбол лигасы"нда Казан мәктәпләре генә катнаша. Ә киләсе елдан ярышларга республиканың барлык мәктәпләре кушылачак.  Профессиональ спортчы фикеренчә, әлеге лига балалар һәм яшүсмерләр арасында иң дәрәҗәле турнир булачак.

Президиум концепция проектын хуплады һәм Волейбол федерациясе конференциясендә кабул итәргә дигән тәкъдим кертте..

Конференция 28 февральдә булачак.     

Матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
"Үткен күзле" матбугат
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.