Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Казанда «Мәгълүмати технологияләр» форумы ачылды

Казанда «Мәгълүмати технологияләр» форумы ачылды

Бүген Казанда "Бердәм Россия" сәяси партиясе оештырган «Мәгълүмати технологияләр» бөтенроссия форумы ачылды. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Партия тарихында мондый  IT-Форум беренче тапкыр үткәрелә. Чарага партиянең төбәкләрдәге бүлекләренең башкарма комитет  җитәкчеләре,  мәгълүматлаштыру өчен җаваплы белгечләре чакырылган.  Форумда мәгълүмати технологияләр  тармагында булган яңалыклар турында фикер алышулар, партиянең  инде гамәлгә кергән IT-проектларын күрсәтү ниятләнә.

 «Бу  - мондый форматта узучы беренче бөтенроссия форумы һәм ул бик вакытлы уздырыла,  - дип саный республика парламенты җитәкчесе. - Бүгенге заман шартларында IT-технологияләр социаль-икътисади  тармакка,  дәүләт хакимияте органнары    һәм партия эшчәнлегенә ныклап торып кереп китәргә тиеш. Эшләрне яңа дәрәҗәдә оештыру өчен кирәк бу".

Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"нең үз эшчәнлеген цифрлаштыру мәсьәләрен хәл итүгә системалы якын килүче беренче һәм бердәнбер партия икәнлегенә басым  ясады. Документлар әйләнешен автоматлаштыру, мониторинг системасын кертү, он-лайн форматында эшләү,  "сайлаучы  – депутат" туры коммуникация чарасы булдыру һәм башкалар моңа дәлил булып тора.

Әлеге IT-форумның Татарстанда узуы очраклы түгел. 2014-2018 елларда сайлау кампанияләре барышында  "Бердәм Россия" партиясенең Үзәк башкарма комитеты  ярдәме белән, республикада партия системасын коммуникацион үстерү проекты гамәлгә ашырылды.  2017 елның декабрендә  партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчакка коммуникациянең электрон чараларын үстерү программасын, шул исәптән "Электрон хөкүмәт"не тәкъдир иттеләр.

 «Бүген Татарстан цифрлаштыру процессына актив кереште.  Бу эш Татарстанда  ике меңенче еллар башында, электрон документлар әйләнеше системасы барлыкка килгәч тә башланган иде. Республикада ике миллион ике йөз илле меңнән артык кеше дәүләти һәм  муниципаль хезмәтләр күрсәтүче төбәк порталында теркәлгән. Бу - зур  цифрлар хәзинәсе һәм ул безгә яңа проектларны тиз арада, кыйммәткә төшермичә генә уңайлы рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә", -  диде форумда Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры  Роман Шәйхетдинов.

"Бердәм Россия" партиясенең ТТБ мәгълүмат үзәге материаллары буенча

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Социологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау - Казан, 1996 елның 28 марты
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.