Татарстан Россия Федерациясенең югары инвестицион куәтле регионнары арасына керә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күрсәткечләре, IT-сектор үсеше, торак төзелешенең мөһим күрсәткечләре буенча алдынгы урынны биләп тора. Безнең горурланырлыгыбыз бар. Ирешкән уңышларыбыз йөз меңләгән татарстанлының – эшчеләрнең, төзүчеләрнең, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең, табибларның, мөгаллимнәрнең, инженерларның һәм башка һөнәр ияләренең көндәлек киеренке хезмәт нәтиҗәсе. Тиздән республикабыз башкаласы WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында катнашучыларны каршы алачак. Россиядә бу беренче тапкыр үткәрелә. Әлеге ярышлар социаль-икътисадый үзгәрешләрнең мөһим чагылышы буларак һөнәри белем бирүне алга җибәрүдә яңа этәргеч булыр һәм Россия милли җыелма командасы үз осталыгын күрсәтер, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешер дип уйлыйм. Моңа минем шигем юк.
Кадерле дуслар! Хезмәт кешесенә ихтирамлы, илебезнең киләчәге өчен бурычлы һәм җаваплы булу кебек сыйфатлар безнең балаларыбызга һәм оныкларыбызга күчеп, сакланырга тиешле рухи кыйммәтләребез. Максатыбыз – күпмилләтле Ватаныбыз хакына һәм халкыбыз мәнфәгатьләрендә эшләргә теләүче лаеклы яшьләр тәрбияләү, барган юлдан тайпылмыйча, алга таба да шушы юнәлешне дәвам итү. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тотрыклылыкка һәм байлыкка, милләтара татулыкка һәм тынычлыкка ирешербез.
Кадерле дуслар! Илебезнең күп төрле тармакларында уңышлы эшләгән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Рәхмәтнең иң зурысы – илебезнең икътисадый нигезен корган хөрмәтле ветераннарыбызга.
Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән!