Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин «Pетро-өмә»дә катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин «Pетро-өмә»дә катнашты

Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган «ретро-өмә» узды. Акция Россиядә өмәләр хәрәкәтенең бер гасырлык юбилеена багышланган иде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин өмәгә килүчеләргә активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм 1 Май бәйрәме белән котлады.

«Фидакарь хезмәт, безнең республика халыклары арасында үзара хөрмәт, дуслык һәм татулык өчен иң ихлас сүзләремне җиткерәсем килә. Кайвакыт без бу ыгы-зыгы белән моны сизмибез, ә мондый бәйрәмнәрдә без моны искә алабыз, безгә бу бик кадерле», — дип белдерде ул.

«Өмә Парклар һәм скверлар булган яшәү тирәлеген үзебез тәртипкә китерүгә юнәлдерелгән. Моннан берничә дистә «КАМАЗ» машинасы тутырып чүп алып киткәннән соң, мин кешеләрдән азрак чүпләүләрен сорар идем», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Тулаем алганда, республикада торак пунктларны төзекләндерү өчен күп эшләр башкарыла, дип дәвам итте спикер. «Бердәм Россия» партиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Ишегалларын тәртипкә китерәбез» проекты белән мөрәҗәгать итте.  «Ул (Миңнеханов — Т-И иск.) бу проектны хуплады, акча бүлеп биреләчәк», — дип сөйләде Мөхәммәтшин.

Иҗтимагый киңлекләр янындагы парковкада «АвтоРетроКлуб-21» республика иҗтимагый оешмасының ретро-автомобильләре экспозициясе оештырылган иде. Фәрит Мөхәммәтшин бирегә үзенең раритетлы «Волга» машинасында килгән иде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.