«Татарстан күп юнәлешләр буенча Россиянең модель төбәге булып тора. Безнең төрле өлкәләрдә мәсьәләләрне хәл итүнең зур тормыш һәм практик тәҗрибәсе тупланган. Безгә бу өлкәдә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Безнең бурыч – эре инвестицион проектларны җәлеп итү һәм гамәлгә ашыру, җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм кешеләрнең эшлекле активлыгын арттыру», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, илнең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, яшьләр парламентлары яшьләр сәясәтен формалаштыруга зур өлеш кертә.
«Бүген сезгә креативлылыгызны, инициативагызны күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек бар, бигрәк тә искечә фикерләү, традицион схемалар эшләми торган очракларда. Бигрәк тә хәзер сезнең иҗади энергия, традицион булмаган идеяләр кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга.
"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары