«Спорт, физкультура традицияләре безнең республикада һәм аның башкаласында актив рәвештә үсеп китте. Марафонда 30 илдән командалар катнаша. Бу чит ил командалары саны буенча рекорд, марафонда катнашучыларның гомуми саны буенча рекорд (25 меңгә якын кеше). Шуңа күрә бу чара - матурлык, сәламәтлек һәм мәхәббәтнең зур спорт бәйрәме», - диде ул.
«Санкцияләргә, безнең җиңел атлетларны допинг куллануда гаепләүләренә карамастан, без Татарстанда ничек җиңәргә һәм катнашырга кирәклеген үрнәк мисал итеп күрсәтәбез», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга.
Узышта катнашудан тыш, партия фан-зонада медицина тикшеренүе чатыры оештырган. Анда теләге булган һәркем үзенең кан басымын һәм авырлыгын үлчи, шулай ук диетолог киңәшләрен ала алды.
"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары