Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Быел Татарстан икьтисадына 60 миллиардтан артыграк акча җәлеп итәргә ниятләнә

Быел Татарстан икьтисадына 60 миллиардтан артыграк акча җәлеп итәргә ниятләнә

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстаннан сайланган РФ ФС Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуы булды. Чарага республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде. Эшлекле сөйләшүдә сүз Татарстан икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда һәм илкүләм проектларда катнашуы хакында барды.

Парламентарийлар бу елның август аенда  «WorldSkills» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөньякүләм чемпионат узачак мәйданчыкларны карадылар. "Дөньякүләм тәҗрибәне өйрәнгәннән соң без икътисад өлкәсенә  көндәшлеккә сәләтле һөнәр осталарын әзерләүдә «WorldSkills» иң кулай алым дигән фикергә килдек,  - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - 6 ел эчендә бу тармакта  эффектлы система барлыкка килде, алар республиканың һөнәри уку йортларына кертелде.  Күптән түгел мин моны Казанның  авиация техник колледжында үзем күреп кайттым".

Фәрит Мөхәммәтшин WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү өчен Казанга 15 млрд. сумга якын акча бүленеп бирелүен  әйтте. «Федераль үзәк тарафыннан Татарстанга җитди финанс ярдәме күрсәтелде. 2018 елда – 9,5 миллиард, 2019 елда 5,2 миллиард сум акча бүленде. Без акчаларны алу һәм калган эшләрне төгәлләү өчен федераль Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә ниятлибез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионат Казанда 22-27 августта узачак. Анда 60тан артык илдән яшь профессионаллар җыелыр һәм алар 56 компетенциядә көч сынашыр дип көтелә. Ярышларга 1500 катнашучы, 1500 эксперт һәм 1000гә журналист киләчәк. WorldSkills чемпионаты конкурсантлары Универсиада авылында яшәячәк.

Агымдагы финанс елының яртысы ахырына якынлашып килә, әмма хәзерге вакытта Татарстан 61,1 миллиард сум күләмендә расланган федераль лимитның әлегә яртысын гына алган.

«Тулаем алганда, бу берникадәр сагайта, чөнки без 61,1 миллиард сумны федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган барлык программалар буенча якладык. Финанс елының беренче яртысы инде төгәлләнеп килсә дә, әлегә аның 28,8 миллиард сумы гына җәлеп ителгән», - диде парламент башлыгы.

«2019-2020 елларда республикада әлеге максатларга 45 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк. Өч ел эчендә федераль бюджеттан 34 миллиард сум күләмендә трансферт килер дип көтәбез. Инде быел ук республикада илкүләм проектларга 21,3 миллиард сум сарыф итәргә ниятлибез. Шуның 16,7 миллиарды – федераль бюджет акчалары хисабына», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе киңәшмәдән соң журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, республиканың төп бурычы – ил субъектлары территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган барлык федераль, дәүләт һәм федераль-максатчан программаларда катнашу.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары 

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
На торжествах по случаю открытия Благовещенского собора в Казани. 21 июля 2005 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.