Митингка республика җәмәгатьчелеге һәм иҗади интеллигенция вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыелган иде.
«Илебез билгеләп үтә торган ике зур бәйрәм чарасы белән чын күңелдән котлыйм. Беренче чиратта, бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 220 ел тулу белән», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Ул "тел - халыкның җаны һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый сәламәтлеге индикаторы" дип атады.
Рус теле дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе булып тора, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Миллионлаган кешеләр рус телендә сөйләшә, аңлый бу телне һәм халыкара аралашу теле итеп сайлый.
«Безнең өчен рус теле — дәүләт теле һәм милләтара аралашу теле. Җәмгыятьтәге үзгәртеп корулар нәкъ менә телдә чагылыш таба. Тел - халыкның җаны һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый сәламәтлеге индикаторы», - дип өстәде парламент җитәкчесе.
Бүген, 6 июньдә, А.С.Пушкинның туган көнендә рус теленә багышланган Россия һәм халыкара күләмдәге дәүләт бәйрәме - Рус теле көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясендә әлеге бәйрәм – 2011 елда, ә БМО тарафыннан 2010 елда гамәлгә куелган.
"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары