Россия көненә багышланган автомобиль турниры 12-15 июнь көннәрендә узачак.
«Медведь» раллиенда Ярославль, Переславль, Гаврилов-Ям, Казан һәм Мәскәүдән 1930-1980 елларда чыккан машиналар катнаша. Татарстанны 10 ретроавтомобиль тәкъдим итәчәк. Раллида катнашу өчен аларга 800 чакрым юл узарга туры киләчәк.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары