Евразия икътисади берлегенә Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия керә. Килешүләр нигезендә бу илләргә әлеге территориядә сәүдә итү, хезмәт ресурсларын күчереп йөртү иреге бирелә һәм икътисад өлкәсендә уртак сәясәт алып бару шарт булып тора.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы Дипломатик академиясенең профиль белгечләрен әзерләү һәм яңадан укытуга керткән өлешен югары бәяләде. Ул шулай ук Россия милли республикалары Фәннәр академияләренең әлеге мәсьәләләрдәге ролен билгеләп үтте.
«Шул ук вакытта, Евразия икътисади берлеге илләре төбәкләрендә шундый ресурс үзәкләре төзү ихтыяҗы туып килә. Мондый алым урыннарда кадрлар потенциалын көчәйтергә, белгечләрне Евразия профессиональ челтәренә кертергә һәм инициативаларга оператив реакция белдерергә ярдәм итәр иде», - диде парламент башлыгы.
Спикер билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Татарстан 90нчы еллар башында беренчеләрдән булып халыкара элемтәләрне төбәк дәрәҗәсендә үстерергә кирәклеге турында белдерде.
«Бүгенге көндә республика халык хуҗалыгының барлык тармаклары да теге яки бу дәрәҗәдә тышкы дөнья белән элемтәдә тора. Чит ил партнерлары төрле социаль-икътисади үсеш программалары һәм проектларында катнашуга актив төстә җәлеп ителә», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Россия төбәкләре Илкүләм инвестиция климаты рейтингында икенче баскычка күтәрелүен әйтте. Петербург халыкара икътисади форумында шул хакта билгеле булды.
«Моның артында бик зур хезмәт тора», - диде ул.
"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары