Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Бүген, Россия көне алдыннан, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды.

Парламентта мондый чара инде күркәм гадәткә әверелде. Бүген 11 җәмәгать судьясы (аларның өчесе әлеге вазифага беренче тапкыр билгеләнгән) таныклыкларга ия булды.

«Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин, җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итеп. - Икенче яктан, нәкъ менә сез кешеләрнең судларга карата ышанычын формалаштырасыз. Чөнки җәмәгать судьялары институты суд системасының нигезендә ята».

Бүгенге көндә Татарстанда 188 җәмәгать судьясы эшли, шуларның 62 проценты — хатын-кызлар. «Бу безне бик тә куандыра, чөнки гүзәл затларга карарлар кабул итү өчен бик тә кирәкле гаделлек һәм кешелеклелек кебек сыйфатлар хас», - дип искәртте республика парламенты башлыгы.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.