Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Татарстан бакчачылык ширкәтләренә ярдәм чараларының гамәлдә булу вакытын озайту турында закон чыгару инициативасы белән чыгарга әзер, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан бакчачылык ширкәтләренә ярдәм чараларының гамәлдә булу вакытын озайту турында закон чыгару инициативасы белән чыгарга әзер, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районында сәнәгать зонасы һәм үзәк район хастаханәсе предприятиеләре эше белән танышты. Чара Югары Ослан районында «Бердәм Россия» көне кысаларында узды.

Яр буе Морквашы авылындагы сәнәгать зонасы территориясендә Фәрит Мөхәммәтшин «Геоник» фәнни-җитештерү фирмасының бораулау җиһазлары цехында, «Искиткеч яр буе» («Дивный берег») ҖЧҖнең балык эшкәртү заводында һәм «Вельветте Марин» катерлары җитештерү предприятиесендә булды.

«Бердәм Россия» көннәре үткәрү вакытында районнарга халыкны медицина тикшерүе уздыру өчен республиканың әйдәп баручы клиникаларыннан табиблар килә. Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә булды һәм әлеге проектка халыкта ихтыяҗ булуына инанды.

Районга “Земский доктор” программасы ниге­зендә 14 белгеч кайткан. Ре­зедә Хәмидуллина да шундыйлардан. Шәһәрдән кайтып, педиатр булып эшли башлавына җиде елдан артык икән инде.

Хастаханәнең баш табиб урынбасары Рәшит Хөсәенов сүзләренә караганда, аларга УЗИ, колоноскопия җиһаз­лары кирәк икән.

– Диспансеризация вакытында күп кенә авырулар бе­ленә. Аларны ачыклар өчен, бу җиһазлар бик кирәк. Табиблар проблемасы да хәл ителер, дип уйлыйбыз, – ди ул.

52 ел буе педиатр булып эшләгән Лиля Корчагина Фә­рит Мөхәммәтшиннан җәй­ге чорга “ашыгыч ярдәм” бригадаларын арттыруны үтенде. “Мин инде эшләмим. Хезмәт­тәшләремне кайгыртып килдем. Җәй көне бездә яшәү­челәр күбәя. Табиб чакыртучылар арта”, – ди ул. Үте­неченә шундук җавап та алды. Өстәмә машиналар булачак!

Татарстан бакчачылык ширкәтләренә ярдәм чараларының гамәлдә булу вакытын озайту турында закон чыгару инициативасы белән чыгарга әзер, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин бакчачылар белән очрашуда.

Югары Ослан бакчачылары Татарстан парламенты башлыгына 2021-2023 елларга өч еллык программаның гамәлдә булуын озынайту, шулай ук аңа республиканың барлык районнарын кертү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр һәм ул бу идеяне хуплады.

«Бакчачылык ширкәтләренең проблемасы – чагыштырмача яңа. Проблема профсоюзлар һәм эре предприятиеләр кайчандыр хезмәткәрләр өчен кишәрлек бүлеп бирелгән бакчачылык җәмгыятьләрен тотудан баш тарткач барлыкка килде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, бакча җәмгыятьләренә республика бюджетыннан финанс ягыннан ярдәм күрсәтелә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Су алу җайланмаларына лицензия бирү срогы да ахырына якынлаша. Лицензияләү - катлаулы процесс, ул күп документлар җыюны, финанслауны таләп итә. Без ширкәтләрнең сусыз калуына юл куймаска тиеш. Әлеге мәсьәлә белән хәзер үк шөгыльләнергә кирәк. Без срокларны озайту турында үз тәкъдимнәребезне әзерләргә һәм Мәскәүгә җибәрергә әзер», - дип өстәде ул.

Югары Ослан районында партиянең җирле бүлеге конференциясендә «Бердәм Россия» көненә йомгак ясалды.

«Бердәм Россия» көне партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле тормышка ашырыла. Аның кысаларында республика районнарында халык белән очрашулар уза, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүләр һәм башка чаралар үткәрелә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.