Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Фильмнарда төрки халыкларның әхлакый кыйммәтләре күренә"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Фильмнарда төрки халыкларның әхлакый кыйммәтләре күренә"

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында II Төрки кино фестивале кысаларында узган «Милли кино үсеше» түгәрәк өстәлендә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда кинематография үсешенә зур игътибар бирелә, ә төрки кино фестивале төрки халыкларның мәдәниятен һәм әхлакый кыйммәтләрен алга сөрү мөмкинлеге бирә.

Татарстан парламенты җитәкчесе кинофорумның мәдәни-агарту миссиясе турында «кино сәнгате аша без тынычлыкта һәм килешеп яшәү теләген белдерәбез. Фестивальдә тәкъдим ителгән фильмнар мөселман дөньясының иң яхшы сыйфатларын күрсәтә», диде.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда төрле халыклар уңайлы яшәсен өчен барлык шартлар тудырылуын әйтте. Республика 173 милләт вәкиле өчен туган йорт булып тора, ә Татарстан Халыклары ассамблеясе чирек гасыр дәвамында милли сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә эшчәнлек алып бара.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, якшәмбе мәктәбе кысаларында 22 милли тел өйрәнелә.

«Телсез халык юк, чөнки халык мәдәнияте нәкъ менә тел аша саклана. Без киләчәк буыннарга халкыбызның рухи һәм мәдәни байлыгын сакларга һәм тапшырырга тиеш. Бу яктан караганда, кино сәнгате глобаль бурычларны хәл итә диде спикер һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк - бу милли кинематографны «аякка бастыру» мөмкинлеге бирәчәк, дип өстәде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.