"Илкүләм проектларны тормышка ашыру безнең өчен зур эшнең башы ул. Илкүләм проектлар ярдәмендә без республиканың шәһәрләре һәм районнарының кыяфәтен үзгәртәбез, кешеләр өчен уңайлы мохит төзибез. Субъектларга социаль мәсьәләләрне чишү өчен бирелә торган чаралар башка беркайда да бу кадәр күләмдә түгел", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән бу зур илкүләм проектларны" республикада гамәлгә ашыруны контрольдә тоту "Бердәм Россия"гә йөкләнгән, дип өстәде ул. "Без Татарстанда шуның белән шөгыльләнәбез", - диде парламент башлыгы.
"Бердәм Россия" инициативасы буенча ТР Дәүләт Советында республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту өчен эшче төркем төзелгән.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, РФ субъектларының һәрберсенең хакимият тармакларының гомуми көчләр белән генә илкүләм проектларны гамәлгә ашырып була. Аның фикеренчә, кадрлар әзерләү аеруча әһәмиятле. "Без Россияне яңартачакбыз, аерым алганда безнең республика халкының тормыш мөмкинлекләрен", - диде ул.
"Татар-информ" МА язмасы буенча