Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин законнар белән тәэмин итү һәм кадрлар әзерләүне илнең инновацияле үсеше өчен төп шартлар дип саный

Фәрит Мөхәммәтшин законнар белән тәэмин итү һәм кадрлар әзерләүне илнең инновацияле үсеше өчен төп шартлар дип саный

Бүген Иннополис шәһәрендә Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятләренең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең LVI утырышы булды. Идел буе парламентарийлары Татарстанда инновация эшчәнлеге һәм цифрлы технологияләр кертү тәҗрибәсе турында сөйләштеләр. Моннан тыш Идел буе төбәкләрендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, кече һәм урта бизнесны законнар белән тәэмин итү, шәхси эшкуарлык инициативаларын яклау турында мәсьәләләр дә каралды.

Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе  федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Идел буе округының 14 закон чыгару органыннан җитәкчелек катнашты.

Игорь Комаров үзенең сәламләү сүзендә Ассоциация ил Президенты тарафыннан куелган бурычларны  үтәү буенча фикер алышу һәм төбәкләрдә яшәүчеләргә җиткерү мөмкинлеге бирә, дип билгеләп узды. Бүгенге көндә барлык хакимият органнары алдында  илкүләм проектларны тормышка ашыру бурычы тора. Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары бердәм булып эшләгәндә генә куелган максатларга ирешү мөмкин булачак.

"Округның Закон чыгаручылар ассоциациясе үзенең тәҗрибәсенә, абруена һәм профессиональлегенә таянып, дәүләт башлыгы тарафыннан куелган максатларга ирешүдә ярдәм итәр дип ышанам. Төбәкләрдәге һәрбер  милли проект буенча  уңай якка үзгәрешләрне таратырга һәм закон чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсе белән  уртаклашырга кирәк",   –  диде Игорь Комаров. 

Ассоциация әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов төбәк парламентларының илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны  законнар белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Ассоциация эше нәтиҗәләре буенча иң яхшы тәҗрибәләр округның барлык субъектларына кертелергә тиеш, дип басым ясады ул.

Идел буе федераль округында (Татарстан мисалында) инновация эшчәнлеге һәм цифрлы технологияләр кертү тәҗрибәсе турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул республикада безнең көннәрдә инновация эшчәнлегендәге юнәлешләрне һәм өстенлекләрне  билгеләүче заманча  норматив-хокук актлары  эшләнелгән  булуын әйтте. Беренче чиратта сүз "Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында" база законы турында бара, ул 2010 елда кабул ителде. Инновация  тармагында төп документларның берсе  республиканың 2030 елга кадәрле Социаль-икътисади үсеш стратегиясе санала, ул 2015 елда Дәүләт Советы тарафыннан  закон статусында расланды.

Татарстан парламенты башлыгы нефть чыгару һәм нефть  химиясе, энергетика, машина, авиация һәм судно төзелеше, хәрби-сәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы  тармакларының инновация продуктларын турыдан-туры кертүче һәм кулланучы өлкәләр булуына игътибар юнәтте. Бу эшчәнлеккә фәнни-академия һәм мәгариф тармагы үзеннән зур өлеш кертә.

Фәрит Мөхәммәтшин инновация үсеше мәсьәләләрен уңышлы хәл итүдә  «ИнноКам» Кама инновация территориаль-җитештерү кластерын мисал итеп китерде. Ул үзенә импортны алыштыруга, яңартуга һәм яңа төр товарлар  җитештерүгә корылган 79 өстенлекле проектны берләштерә.

«Куелган максатларны тормышка ашыру өчен алар инвесторлар җәлеп итәләр, яңа эш урыннары булдыралар", - дип басым ясады ул.

Аның әйтүенчә, Кама инновация территориаль-җитештерү кластерының "энҗесе" - "Алабуга" аерым икътисад зонасы.

«Безнең республика яңалыкны тиз кабул итә. Бу нисбәттән республика Президенты актив позициядә тора», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Игорь Комаров  киләчәктә җәмгыять үсешен тәэмин  итәргә тиеш булган катлаулы һәм алдынгы өлкәләрдә закон чыгаручыларның бергәләп эшләве мөһим, дип атады.

 «Иннополиста без технологияләр үсеше мисалын үз күзләребез белән күрдек.  Идел буе федераль округында, цифрлы технологияләрнең көндәлек эшчәнлектә кулланылуын  тәэмин итү өчен, регионнар тарафыннан хупланган ике  проект формалаштырыла. Бу проект һәм тәҗрибә Татарстанда гына түгел, бәлки Идел буе округының барлык төбәкләрендә  тормышка ашырылыр дип ышанам" - диде ул.

Утырыш барышында парламентарийлар  Ассоциациянең координаторы турында мәсьәлә карадылар, бу постка бертавыштан тагын бер кат Пенза өлкәсе парламенты җитәкчесе  Валерий Лидин сайланды. Аның әйтүенчә, Ассоциация тарафыннан кертелгән күп кенә тәкъдимнәр федераль дәрәҗәдә яклау таба. Мәсәлән, катлаулы  (орфан) авыруларны дарулар белән тәэмин итүне финанслау  мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә хупланган.

 «Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль өлкәләрдә иң алга киткән төбәкләрнең берсе. Инновация технологияләренә,  цифрлы икътисад үсешенә килгәндә, Иннополис проекты аерым игътибарга лаек. Бу тәҗрибә цифрлы икътисадка кагылышлы  юнәлешләрне тормышка  ашыруда нигез булып торырга тиеш.  Без аны Идел буеның башка төбәкләрендә дә таратачакбыз», – дип белдерде Валерий Лидин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Сергей Нарышкин в ходе рабочей поездки в Казань обсудил с Фаридом Мухаметшиным вопросы взаимодействия Государственной Думы РФ и Государственного Совета РТ. 27 ноября 2012 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.