Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Дәүләт Советының 49 нчы утырышы 11 июльдә була

Дәүләт Советының 49 нчы утырышы 11 июльдә була

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы 11 июльгә билгеләнде. Бу хакта карар бүген парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Президиум утырышында кабул ителде.

«Без  бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының йомгаклау сессиясенең көн тәртибен раслыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – комитетлар тәкъдиме белән 29 сорау кертелә, аларның сигезе –  республика законнары проектлары, өчесе – Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы,  унбере – федераль законнар проектлары һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә,  беренче укылышка әзерләнгән закон проектлары республиканың  Гаилә һәм  Бюджет кодексларына үзгәрешләр кертүне күздә тота.  Шулай ук җир асты байлыклары, норматив хокукый актларга экспертиза ясау тәртибе турында, федераль бюджеттан рспублика бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында закон проектлары да  беренче укылышка чыгарыла. "Татарстан Республикасының бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр үтәүне кичектереп тору шартларын бозган очракта җаваплылык чаралары үзгәртелә", – дип басым ясады Лилия Маврина.

Икенче укылышта китапханәләр һәм китапханә эше турында,  Татарстан Республикасы Конституция суды турында законга үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралачак.

Кырык тугызынчы утырышта Гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яисә дача хуҗалыгы алып бару өчен төзелгән коммерциячел булмаган оешмаларның  әлеге оешмаларны хуҗалык-көнкүреш өчен су белән тәэмин итү максатларында, җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия алмыйча, җир асты суларын чыгару хокукы срогын озайту мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате каралачак. Шулай ук депутатлар каравына республикада сентябрьнең беренче шимбәсен Бакчачы көне итеп билгеләү турында  парламентның карары чыгарыла.

Утырышта Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе эше турында мәгълүмат та тыңланачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү ниятләнә. Сүз федераль законнарны карау тәртибе турында бара.  «Цифрлаштыру һәм яңа техник мөмкинлекләр шартларында депутатларга электрон элемтә  чаралары ярдәмендә сораштыру юлы белән  тавыш бирү мөмкинлеге кертеләчәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – әмма бу тиз арада карау таләп ителгән закон проектларына гына кагыла. Калганннары гадәти тәртиптә каралачак".

Болардан тыш соңгы  утырышта парламент башлыгы  Фәрит Мөхәммәтшинның бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше йомгаклары турында мәгълүматы тыңланачак.

Татарстан Дәүләт Советы Президиумы соңгы биш елда Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм күрсәтү буенча депутатлар башкарган эшкә йомгак ясады. Бу нисбәттән  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады.

"2014 елның ноябрендә Татарстан Дәүләт Советы Президиумы карар кабул итте. Аның нигезендә һәр депутатка бер яки берничә социаль оешма – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психоневрологик интернатлар, балалар йортлары, социаль приютлар, ятим балалар өчен интернат-мәктәпләр, хосписларга шефлык беркетелде",- диде Римма Ратникова.

Аның  әйтүенчә, депутатлар республикадагы 65 социаль учреждениегә шефлык итә. Аларга җиһазлар һәм техник чаралар сатып алу, ремонт эшләре үткәрү, территорияне төзекләндерүдә кулдан килгәнчә финанс һәм матди-техник ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, алар чаралар, очрашулар оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашалар.

«Тулаем алганда, профильле министрлык һәм учреждение җитәкчелеге депутатлар тарафыннан башкарыла торган эшнең мөһимлеген, оешма эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүне билгеләп үтә. Бу эш алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан дәвам итәр дип өметләнәбез. Хәтта ярдәмгә мохтаҗ учреждениеләр эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү дә бик мөһим», - диде Римма Ратникова.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Александр Эшкенин фотолары


 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
На торжествах по случаю открытия Благовещенского собора в Казани. 21 июля 2005 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.