Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сабан туенда: "Россия күпмилләтле халкының йолалары белән яши"

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сабан туенда: "Россия күпмилләтле халкының йолалары белән яши"

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия күпмилләтле халкының матур гореф-гадәтләре белән яши дип саный. Бу фикерен ул 6 июльдә Мәскәүдә узган “Сабантуй-2019” халыкара фестивалендә әйтте.

“Сезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзләре тапшырды. Ул татар һәм башкорт халкының иң яхшы гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклаган өчен сезгә рәхмәт әйтә. Безнең илебез күпмилләтле халкының матур гадәтләре белән яши һәм бу безнең дуслыкның бәйләнеше булып тора”, - диде Дәүләт Советы башлыгы бәйрәмдә катнашучыларга.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сабан туеның Татарстанның һәм Башкортстанның һәр район-шәһәрендә, шулай ук Россиянең күп шәһәрләрендә һәм чит илләрдә узган татар-башкорт милли бәйрәме чиратын төгәлләвен дә әйтте. Әлеге рухи, спорт, мәдәни бәйрәм дус-туганнар һәм якыннар белән җыелышу мөмкинлеген бирә, диде ул.

Татар утарын караган вакытта Татарстан парламенты башлыгы һәм аны озата баручы кунаклар традицион халык уенында чүлмәк ватып үз көчләрен сынап карады. Алар шулай ук башка тематик мәйданчыкларны да карады. Фәрит Мөхәммәтшин милли көрәш ярышларына да старт бирде.

Бәйрәмне оештыручыларга һәм кунакларга Мәскәү мэры Сергей Собянин да сәламләү сүзләре җибәргән. Аны башкаланың Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков укыды.

Киләсе елда Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында федераль Сабан туе узачак. Ул Татар АССРы төзелүенә 100 ел тулуга багышланачак.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте


 



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.