Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш эшчәнлегенә йомгак ясады

Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш эшчәнлегенә йомгак ясады
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеге йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үткәрде.

Бишенче чакырылышта Дәүләт Советы 49 утырыш уздырган, 1989  мәсьәлә каралган. Президент тарафыннан  561 закон имзаланган. Моннан тыш, 692 федераль закон проекты һәм   Россия Федерациясе субъектларының 95 мөрәҗәгате каралган.

«Бу бишьеллыкта  законнарның республика Президенты тарафыннан Дәүләт Советына кабат кайтару очраклары булмады.  Бу, беренчедән, парламентның югары һөнәри кимәлдә эшләве булса, икенчедән, ТР Президенты, ТР Прокуратурасы һәм башка органнар белән бергәләп эшләве нәтиҗәсе, алар безнең законнарны әзерләү  барышын күзәтеп торалар », – диде  Фәрит Мөхәммәтшин.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эше халыкка социаль ярдәм белән аерылып тора, дип белдерде парламент рәисе.

“Капиталь ремонтка акча түләү, шул исәптән өлкән яшьтәгеләр дә түләргә тиешлеге турында карар кабул ителгәндә борчылдык. Без 80 яшьлек пенсионерларны капиталь ремонт өчен түләүдән азат иттек, 70 яше тулмаганнар өчен аның яртысын калдырдык. Башка кайбер төбәкләр дә безнең тәҗрибәне кабатлады”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, шулай ук, пенсия реформалары турында законнар кабул ителгәч, Татарстанда пенсия алды яшендәгеләргә социаль ярдәм чаралары озайтылганын искәртте. Шулай ук, балалы гаиләләргә дә социаль ярдәм чаралары кертелгәнен билгеләп узды. “Бу чакырылыш закон чыгару дәрәҗәсендә халыкка социаль ярдәм белән аерылып тора”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул бу чакырылышта бакчачыларга да игътибар зур булганын билгеләп узды. “Бакчачыларның тормышын катлауландырган федераль закон да кабул ителгән иде. Югары Осланда бакчачылар белән махсус очраштык. Су белән тәэминатка түләү кертелү белән бәйле рәвештә, федераль үзәккә яңа инициативалар керттек”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул авыл җирлегендә ярдәмче хуҗалыклардагы халыктан 2 млрд сумга продукция җыеп сатылуын әйтте. “Бу барлык җитештерелгән продукциянең яртысыннан артык. Моның өчен агросәнәгать парклары тудырыла, авыл кешесе үз товарын күргәзмәләрдә сата алырлык шартлар тудырыла. Шул рәвешле, өстәмә гаилә бюджеты да формалаша”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин халыкның тормыш шартларын яхшыртуга, социаль-икътисади үсешкә юнәлдерелгән закон проектлары буенча эшләгәннәрен билгеләп узды. Ул үзара салым, үзмәшгульләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә шартлар тудыру, алкоголь продукциясен сатуны чикләүгә кагылышлы закон проектлары кабул ителгәнен искәртте.

Татарстан парламенты башлыгы ММЧ  әһелләре соравына җавап биреп, әлеге чакырылышта ахыргача башкарылып бетмәгән кайбер эшләрнең күңелендә үкенеч булып калуын да әйтте.

Ул көтелгәнчә хәл ителмәгән мәсьәләләрдән сугыш чоры балаларына ярдәм чаралары турында закон кабул ителмәүне атады. “Сугыш балалары дигән закон проекты буенча, формасын табып, ярдәм итү нияте белән федераль үзәк белән күзгә-күз карап эшләдек. Депутатлар Мәскәүгә барды, мин дә бу сорауны күтәрдем”, - диде.

“Беренчедән, федераль закон кирәк, дидек. Сугышта бит Татарстаннан татарлар һәм руслар гына катнашмады. Кайсы елдан алып, кайсы елгача туган балаларны сугыш балалары дип атарга, дигән сорау туды.

Парламент рәисе фикеренчә, “федераль үзәк сугыш чоры балалары категориясен расларга тиеш иде”. “Шул федераль законны кабул итмиләр, ә халык рәнҗи. Кабул иткән субъектларда кем 100, кем 200, 500 сум куйган. Халык, “без бер илдә яшәмибез мени дип” канәгатьсезлеген белдерә. Федераль үзәк белән эш бара. Хатлар килә, яңа чакырылышта бу мәсьәләгә кабат кайтмыйча булмас”, - диде ул.

Туган телләрне укытуга килгәндә, Татарстанда ике дәүләт теле булса да, республикада татар булмаганнарга татарча уку программасы авыр дигән фикер белән килешкәннәрен искәртте. “Мордвамы ул, русмы, чуашмы – Татарстанда татар телен укытуга башкача карап,  күбрәк сөйләм телен  өйрәтүгә басым ясарга кирәк дигән фикергә килдек”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Минтимер Шәймиев инициативасы белән өч телдә белем бирүче полилингваль мәктәп кертелүен искәртте. “Башка төбәкләр дә шушы юл белән барыр, дип уйлыйм. Туган телдән беркем дә баш тартырга теләми. Рус телен дә яхшы белергә кирәк, ләкин әле өстәмә инглиз, француз, я немец телләрен дә белергә телиләр”, - диде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.