Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Мөхәммәтшин Беларусьта һәм Татарстанда уртак производстволар ачарга тәкъдим итте

Мөхәммәтшин Беларусьта һәм Татарстанда уртак производстволар ачарга тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Татарстанда уртак производстволар булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта парламент башлыгы бүген Санкт-Петербургта Россия һәм Беларусь төбәкләренең VI форумында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин секцион утырышта чыгыш ясады, шулай ук эшлекле очрашулар уздырды. «Секцияләрдә һәм гомумән форумда мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсе, төбәк һәм муниципальара элемтәләрне тирәнәйтү турында сөйләшү алып барылуы мөһим», – диде парламент башлыгы.

«Татарстан Беларусь белән сәүдә мөнәсәбәтләре күләме буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия. Шул ук вакытта безгә эшкә җәлеп итәргә кирәк булган резервлар да бар. Безнең илләр арасында товар әйләнешен алга таба арттыру өчен яңа элемтәләр һәм очрашулар кирәк», – дип өстәде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы техникасының 60 проценттан артыгы Белоруссиядә җитештерелгән. Быел гына да республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алтмыштан артык МТЗ тракторы, уннан артык комбайн сатып алды.

Форум эше кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе берничә эшлекле очрашу уздырды. Өлкә башкарма комитеты рәисе Анатолий Исаченко җитәкчелегендәге Минск өлкәсе делегациясе белән сөйләшкәндә ул Татарстанның икътисади, инвестицион потенциалы, республика парламенты эше турында сөйләде.

Алар ике ил төбәкләренең үзара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая Россия һәм Беларусь төбәкләренең киләсе форумында парламентара килешүгә кул куярга тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге инициативаны хуплады һәм Беларусь хезмәттәшләре белән парламент элемтәләрен ныгытырга әзер булуын әйтте.

Беларусь Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Соңгы елларда ике республика арасында товар әйләнеше 1 млрд АКШ долларыннан артып китә.

Татар-информ





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
После встречи Секретаря Президиума Генерального Совета партии “Единая Россия” Вячеслава Володина с городским активом партии в Казанской ратуше. 6 октября 2010 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.