Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалинны кабул итте. Парламент башлыгы Казахстан дипломатын Татарстандагы эшчәнлеге башлану белән котлады.

Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы округына Россиянең Идел буе федераль округындагы 12 төбәк керә. 2019 елның июль аеннан Генераль консул вазифаларын Җанболат Мурзалин башкаруга кереште.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.