Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин «Ямашнефть»нең 50 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада булды

Фәрит Мөхәммәтшин «Ямашнефть»нең 50 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада булды

«Татнефть» бүлекчәләре хезмәткәрләре «кара алтын»ны табып кына калмый, территорияләрендә эшли торган районнар үсешенә дә зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 50 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада әйтте.

Тантаналы җыелышта катнашучыларны Татарстан Президенты исеменнән сәламләп, парламент җитәкчесе соңгы биш елда «Ямашнефть»нең «Татнефть» ГАҖ составында иң эре, заманча һәм алдынгы идарәләрнең берсе булуын искәртте.

«Бүген «Татнефть» җитәкчелегенә планлы-зыянга эшләүче предприятие төзүгә Хөкүмәт ризалыгын алу өчен нинди хезмәт куярга кирәклеген күз алдына китерүе кыен», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин «Ямашнефть»нең берничә буыны зур территорияләрне үзләштерде, яңа чыганаклар ачты, яңа ягулык-энергетика комплексының транспорт һәм җитештерү инфраструктурасын нульдән башлап булдырды, нефть чыгару, ташу һәм эшкәртү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертте, диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Александр Мордвинцев, Галина Ибраһимова, Виктор Коновалов, Александр Рыжиков һ.б. ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерде. «Алар нигез салган традицияләрне бердәм коллектив, үзенең көчле профессиональлеге белән дәвам итә. Сез нефть чыгарудан тыш, традиция буенча территориядә эшләүче районнарның социаль үсешенә зур өлеш кертәсез», – диде республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республиканың нефть сәнәгате үсешенә 1985 елдан бирле «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Виктор Смыков зур өлеш керткән. «Бу искиткеч кеше, талантлы оештыручы, белемле һәм креатив профессионал, парламентның актив депутаты», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин котлавын тәмамлагач, «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе киләчәктә дә республика икътисадына лаеклы өлеш кертеп, шулай ук ышанычлы һәм тотрыклы үсәчәк, дип өметләнүен әйтте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Парламент
Иран Ислам Республикасының Генераль консулы белән очрашу, 2007 елның 5 декабре
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.