Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Тармак министрлыклары авыл халкына ярдәм итәргә тиеш"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Тармак министрлыклары авыл халкына ярдәм итәргә тиеш"

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кала, башка тармак министрлыклары да авыл халкының мәшгульлеген кайгыртырга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта Тукай районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган киңәшмәдә әйтте.

"Кызганыч, уйланган күп кенә әйберне башкарып чыгып булмый. Эшләнгәне дә Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча гына. Үрдәк, каз һәм башкалар үрчетү аңлашыла, ләкин күп кенә районнар бит сәнәгать производстволары белән дә шөгыльләнә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, башка тармак министрлыкларының да шушы эшләргә мөнәсәбәте булырга тиеш. "Марат Готович (Әхмәтов - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Т.И. искәрмәсе) үз командасы белән җаваплы булган кебек, нигә төзелеш индустриясен, төзелеш бригадасын төзи алмыйбыз, нигә сәнәгать линиясе буенча яңа проектлар тудырмаска?! Шул рәвешле, авыл халкына ярдәм булыр иде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы гына түгел, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш министрлыгы да яңа проектлар эшли алырлыгын әйтте. "Авыл халкы өчен эшләп булганның бөтенесен эшләргә кирәк. Өстәвенә, әле без бәхетле кешеләр, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашучылар. Мөмкинлекләр ачылганда йоклап калмаска кирәк", - диде парламент рәисе.

Ул авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру традициясе шушы семинарларда салынганын искәртте. "Без диалог, сездән яңа тәкъдимнәр ишетү режимына күчтек. Ел саен җыелабыз һәм кешеләрнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрәбез, аларның тәҗрибәсен өйрәнәбез. Бу эшнең актуальлеге кимеми", - диде ул.

Мөмкинлекләр якынча бертөрлерәк булып та, төрле районнарның казанышларында аерма зур. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе шул проблемага игътибар юнәлтте.

"Үсеш өчен шартлар якынча бертигез, әмма төрле районнарда ирешелгән эшләрдә аерма зуру булу борчый. Я авыл җирлекләренең үгетләве, я район-шәһәр башлыкларының таләпчәнлеге җитми. Грантлар, программалар күп, бюджеттан шактый акча бирелә. Ә Бөгелмәдә, тагын өч районда бер мини-ферма да төзелмәве борчуга сала", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул авылда булдыклы кешеләрне эзләп табу эше җитеп бетмәвен әйтте. "Үз территориягездә актив кешеләрне табып, этәргеч бирергә кирәк", - диде.

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов крестьян-фемер хуҗалыклары өчен грант ярдәмендә катнашмаган районнарның исемлеге белән таныштырды. Менделеевск, Актанвш, Бөгелмә районнарында бер грант алучы да булмаган. Иң күп грантны быел азнакайлылар алган - 7 кеше. Тукай, Мөслим дә актив: 6 шар грант алучы.

Проектлар буенча, сыерлар баш санын 2,4 меңгә, симертү терлеген 2,8 меңгә, кошларны 1,5 млн башка арттыру ниятләнә. Өстәмә 340 эш урыны булдырылачак.

Министр соңгы елларда фермер хуҗалыклары яхшы үсеш алуын, ел саен иулай родукция күләме 15-20 процентка артуын билгеләп узды. "Соңгы еллаода фермерлык юнәлеше үзгәрде. Ике исә ел элек терлекчелек белән һәр 15 нче фермер шөгыльләнсә, хәзер алар яртысыннан артык", - диде.

Марат Әхмәтов грант программалары ярдәмендә фермерларда терлек баш саны ике тапкыр, кошларның баш саны өч тапкыр артканын әйтте. Терлекчелек продукциясен сатудан акча кереме өч мәртәбә арткан. Быел 29 процентка күбрәк.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев районның аграр тармакта ирешкән уңышлары турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме буенча бүген Тукай районы республикада дүртенче урында.

Алга таба киңәшмәдә сораулар яңгырады. Минзәләдән Нәсим Дәүләтов 700 гектар җирдә бәрәңге үстергәннәрен, аны җирле сәүдә челтәрләренә сатуда яодәм сорады. "Сәүдә челтәрләрендә колач җәеп каршы алып тормыйлар. Дәүләттән ярдәм булсын иде", - диде.

Бу авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча зональ киңәшмәләрнең соңгысы. Бүген Азнакай, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Баулы, Мөслим, Тукай, Ютазы, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Әгерҗе, Бөгелмә районнары вәкилләре җыелган. Моңа кадәр зональ киңәшмәләр Теләче, Аксубай, Яшел Үзән районнарында үтте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.