Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проектында җиңүчеләрне бүләкләде

Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проектында җиңүчеләрне бүләкләде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проектында катнашучыларны республиканың авангарды дип атады. Бу хакта бүген парламент башлыгы Казан ратушасында узган «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты финалистлары белән очрашуда белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр белән эшләү проектларына зур кызыксыну белән каравын әйтте. Ул 2018-2019 елларда Татарстанда өч кадрлар проекты — «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты, «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсы һәм «ПолитСтартап» актив тормыш позициясе булган 35 яшькә кадәрге гражданнарны ачыклауга юнәлдерелгән кадрлар проекты эшләтеп җибәрелүен искәртте.

«Әлеге проектлар ярдәмендә без үзебез өчен күп кенә яңа кешеләр ачтык. Сез эшкә алыначак өр-яңа идеяләр тәкъдим иттегез. Тугыз айга якын вакыт эчендә сез иҗтимагый эшчәнлек, сәяси көрәш буенча зур мәктәп уздыгыз, җитлеккән идеяләр тәкъдим иттегез», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, «ПолитЗавод» проекты республика яшьләре арасында елдан-ел популярлаша бара. «Тулаем алганда, конкурс 13 ел уздыру барышында үз йөзен тапты, популярлык казанды. 2018-2019 елларда барлык муниципаль берәмлекләрдән диярлек 970 кеше катнашу өчен гариза тапшырган. 2017 елда 906 гариза бирелгән иде», - диде ул.

Парламент башлыгы проектта 17 яшьтән 44 яшькә кадәрге татарстанлылар, шул исәптән 450 ир-ат һәм 518 хатын-кыз катнашуын әйтте. 602 катнашучы -республиканың 11 югары уку йорты һәм биш урта һөнәри белем бирү мәктәбе студентлары, ә 357се эшче яшьләр вәкилләре.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.