Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда эш сәфәрендә

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда эш сәфәрендә

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда эш сәфәрендә булды. Парламент башлыгы шәһәрдә быел беренче булып төзелгән «Акчарлак» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Ул – «Демография» милли проекты кысаларында 2019 елда файдалануга тапшырылырга тиешле мәктәпкәчә белем бирүче алты учреждениенең беренчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, шәһәр Татарстандагы демографик вазгыятьне яхшырту юнәлешендә актив эшли. Әлеге тантана да, 65нче комплекста ачыласы мәктәп тә шуны раслый. Мәктәпкә беренче сыйныфка килүчеләр 12 төркемнән дә ким булмас дип көтелә. Һәм бу – шәһәрнең социаль-икътисади иминлеген арттыруның иң яхшы күрсәткече.

«Бүген, чыннан да, шатлыклы көн. Ул Белем көне якынлашуын искә төшерә. Балаларны мәктәпләргә, ә иң кечкенәләрне балалар бакчаларына озатачакбыз. Аларның күбесе менә шундый яңа, уңайлы мәктәпкәчә учреждениеләргә барачак. Шуны билгеләп үтәсе килә: Татарстан бүген үсеш режимында яши. Тораклар, мәктәпкәчә учреждениеләр төзелә, ишегаллары төзекләндерелә. Һәм болар барысы да, барыннан да элек, безнең хезмәт сөючән халык тырышлыгы һәм, әлбәттә, Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган программалар ярдәмендә барлыкка килә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Тантанада Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев да катнашты. 

«Акчарлак» балалар бакчасы төзелеше узган елның ноябрь аенда башланган. Тәрәзәләреннән Кама елгасы күренеп торганга шундый исем кушылган. 

Башкарылган эшләр бәясе 196 млн 380 мең сум тәшкил иткән. Балалар бакчасына 220 бала йөри алачак. Алар өчен 12 төркем булдырылган. Шуларның яртысы – өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен. Балалар бакчасының үзенчәлеге – биредә өч төркемдә сабыйлар татар телен өйрәнәчәк, шулай ук күп телле төркем булдырыла.

2019 елда Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча алты балалар бакчасы тапшырылачак. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз чыгышында билгеләгәнчә, яңа учреждениеләр ярдәмендә шәһәрдә өстәмә 1 440 урын барлыкка киләчәк, шуларның 780е – ясле яшендәге балалар өчен.

 «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышу кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Чаллының иң беренче төзелгән ишегалларының берсе – беренче комплекстагы беренче йортта (1/1) булды.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында булачак үзгәрешләр турында фикер алышу ГЭС бистәсенең 50 ел элек төзелгән беренче комплексында булды. Бүген биредә, нигездә, пенсионерлар гына яши.

Халык белән аралашканда, Фәрит Мөхәммәтшин ишегалды — һәр кеше өчен иң якын һәм газиз тирәлек, диде. Шуңа күрә ул бик уңайлы булырга тиеш. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә кирәк. «Безнең ишегалларын очрашу өчен яраткан урын булырлык итеп үзгәртеп корырга кирәк. Биредә халык рәхәтләнеп ял итсен, күршеләр белән вакытны рәхәтләнеп үткәрсен», - диде ул.

«Әлбәттә, территорияне яхшырту буенча фикер алышырга теләүчеләрнең фикерләрен тыңларга кирәк. Әмма, бер карау белән монда эш җитәрлек булуын күреп була: машиналар йөрү өлешен киңәйтергә, яктырткычлар куярга, заманча балалар мәйданчыгын ясарга кирәк. Болар барысы да безнең кулдан килә торган эшләр. Безнең башлангычта ярдәм итегез», - диде ул.

Шунда ук халык арасында ярдәм сорап дәштеләр. «Ә сез безгә ярдәм итегез!» - дигән сүздән соң, «Без шуның өчен килдек тә! Әйдәгез, тормышыбызны бергәләп яхшыртыйк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Соңгы биш елда Татарстанда 1,7 мең ишегалды төзекләндерелгән. Моңа 5 млрд 500 млн сум акча тотылган. Яңа программа бу эшне киңәйтәчәк. Өч ел эчендә 50 млрд сумлык эшләр башкарылачак.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда Чаллыда соңгы вакытта булган үзгәрешләрне югары бәяләде, президент программалары уңышлы башкарылуын әйтте.

«Сыйфатлы юллар сөендерә, поликлиникалар яңарды, мәгариф учреждениеләре төзелә. Республикада иң зур мәктәп нәкъ менә Чаллыда барлыкка килде. Һәм бу очраклы түгел. Республика Автошәһәрдә барган вакыйгаларны зур игътибар белән күзәтә һәм Татарстанның сәнәгать үзәгендә тормыш сыйфатын арттыруга һәртөрле ярдәм итә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Чаллы җитәкчелеге дә йоклап ятмый. Шәһәр президент программаларына уңышлы кушыла, ә алар бездә 40 юнәлеш буенча. Аларның күбесе Чаллыда тәкъдим ителгән. Бу актив позицияне, һичшиксез, саклап калырга кирәк», - диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
С первым секретарем Альметьевского горкома партии Р.Г. Галеевым. Обсуждение насущных городских проблем. Август, 1986 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.