Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Кытай делегациясе Казанга килде

Кытай делегациясе Казанга килде

Кытай делегациясе Казанга килде
Кытай делегациясе Казанга килде
Кытай делегациясе Казанга килде
Кытай делегациясе Казанга килде
Кытай делегациясе Казанга килде
Кытай делегациясе Казанга килде
Кытай делегациясе Казанга килде
Бүген Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин җитәкчелегендәге делегация рәсми визит белән Казанга килде. Кунакларны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Делегация составында - Кытайның хезмәт ресурслары һәм социаль тәэминат министры Чжан Цзинань, Халык сәяси консультатив советының Мәдәният һәм тарих буенча комитеты рәисе урынбасары Ло Цзяи һәм башка рәсми затлар бар.

Визитның төп максаты  – WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык  буенча 45 нче халыкара чемпионатның ябылу тантанасында катнашу, анда дөнья беренчелеге эстафетасы флагы Кытайга тапшырылачак.  WorldSkillsCompetition буенча 46 нчы чемпионатны  2021 елда Шанхайда уздыру турында карар WorldSkillsInternationalның Генераль ассамблеясы тарафыннан 2017 елда WorldSkillsAbu-Dhabiда узган халыкара чемпионатта чыгарылган иде.

Татарстанга визит барышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов,   Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм WorldSkills International Президенты Саймон Бартли белән очрашулар ниятләнә.  Шулай ук Кытайдан чемпионатта катнашучылар белән дә очрашачаклар. Моннан тыш, делегация әгъзалары Казан Кремлендә һәм Казан федераль университетында булачаклар.

Кытай делегациясе визиты 26 августтан 28 августка кадәр дәвам итә.

Ольга Благодарова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.