Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Яр Чаллыда - яна мәктәп

Яр Чаллыда - яна мәктәп

Яр Чаллының 65нче микрорайонында бүген яңа мегамәктәп үз ишекләрен ачты. Белем көне уңаеннан оештырылган тантанада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

42 нче мәктәп ачылышында  Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина,  Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Президент программалары буенча республикада ел саен берничә мәктәп һәм балалар бакчалары ачылуын искәртеп, Татарстанда алып барылган социаль сәясәтнең  нәтиҗәле булуын әйтте.

«Яңа мәктәп ачылу – барыбыз өчен дә көтеп алынган вакыйга, - диде ул. – Бүген без балалар, әти-әниләр, укытучылар белән бергәләп шатланабыз. Мондый мәктәпләр илдә әлегә күп түгел. Ул мәгариф өлкәсендә булган яхшы традицияләрне саклаган хәлдә, бу өлкәгә үзеннән яхшы яңалыклар кертер дип ышанам».

Фәрит Мөхәммәтшин төзүчеләргә тиз арада югары сыйфатлы эш башкарулары өчен зур рәхмәт белдерде.   

Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, республиканың мәгариф өлкәсе илдә иң алдынгылардан санала. "Заманча икътисад, тормыш көндәшлеккә  сәләтле белгечләрне әзерләүгә яңа  караш таләп итә, сәнәгать үсеше  югары булган Яр Чаллы каласында бу аеруча мөһим, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Эшче һөнәрләре буенча Казанда узган «WorldSkils» дөнья чемпионаты, анда 63 илдән үз эшенең осталары катнашты, эшче һөнәрләренең абруе артуын күрсәтте.  Унышларга, кешенең тормышка әзерлегенә нигез, нәкъ менә мәктәптә салына».

Фәрит Мөхәммәтшин балаларга Мәктәп волейбол лигасында уңышлар теләде, республиканың Волейбол федерациясе исеменнән мәктәпкә  волейбол туплары тапшырылды.

Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина мәктәпнең яхшы җиһазландырылуын, педагог кадрларның әзерлеген югары бәяләде. Анда педагогика университетының кафедрасы эшләячәк, яшь педагогларны гел укытып торачаклар.

Төзелеш эшләренең бәясе 1 млрд 156 млн сум тәшкил иткән. Бина дизайнында төп юнәлеш КАМАЗ темасы булган.

Яңа микрорайонда күптән көтелгән мәктәп ун ай эчендә төзелде. Бүген парта артына 1206 укучы утырды. Аларның 350се беренче сыйныф укучысы.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.