Менделеевскида Фәрит Мөхәммәтшин 1нче мәктәптә булды, анда укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән котлады.
Парламент башлыгы шулай ук «Яшьлек» яшьләр үзәгендә булды. Аның базасында иҗтимагый оешмалар, секцияләр һәм районның яшьләр инициативаларын тормышка ашыру үзәге эшли.
Микрорайонда Фәрит Мөхәммәтшин яңа ачылган табиб амбулаториясендә булды. Учреждениедә 1,6 меңгә якын кеше медицина ярдәме ала алачак.
Аннары Дәүләт Советы Рәисе Иске Гришкино авылында булды, анда капиталь ремонттан соң авыл Мәдәният йорты ачылды. Аның базасында керәшен мәдәнияте үзәге эшли. Бинада шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, спорт залы да урнашкан.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте