Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортларына микроавтобус ачкычлары тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортларына микроавтобус ачкычлары тапшырды

Бүген Казанда Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың биш районындагы Халыклар дуслыгы йортларына «Форд Транзит» микроавтобуслары ачкычларын тапшырды.

Автобуслар Азнакай, Апас, Чүпрәле, Яңа Чишмә һәм Спас районнары мәдәният учреждениеләренә бирелде. Әлеге районнар базасында Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йортлары вәкиллекләре эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин районнардагы халыклар дуслыгы йортларын транспорт белән тәэмин итү инициативасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаганлыгын әйтте. «Минем бу мөрәҗәгатем Республика көне алдыннан булды, Рөстәм Нургалиевич шунда ук җавап бирде. Актив эш алып барган дуслык йортларына ярдәм итәргә кирәк», - диде ул.

«Без республикада мәдәни аралашу, милләтара тынычлык һәм татулык буенча алып барылучы зур эш турында ихтирам белән сөйләшәбез. Аңа Татарстан халыклары Ассамблеясе, милли-мәдәни автономияләр һәм дуслык йортлары зур өлеш кертә», — дип өстәде парламент башлыгы.

«Дуслык йортлары эшчәнлеге дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау буенча гомуми сәясәтенә гармонияле үрелеп бара», - диде Дәүләт Советы Рәисе. «Бу эшне Татарстан Мәдәният министрлыгы белән бергә — район эчендә дә, районара хезмәттәшлектә дә көчәйтергә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.

"Татар-информ" МА язмасы буенча





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.